Россиядә срогы чыккан продукция саткан өчен автомат рәвештә штрафка тартачаклар
Россиядә 1 сентябрьдән маркировкалы срогы чыккан товарлар саткан өчен кибетләргә автомат рәвештә штраф сала башлаячаклар.
«Гадел билге» дәүләт маркировка системасы операторы – Перспектив технологияләрне үстерү үзәге директорлар советы рәисе Михаил Дубин РИА Новости агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, яңа система, беренче чиратта, яраклылык срогы билгеләнгән товар категорияләренә, барыннан да элек азык-төлек продуктларына кагылачак.
Дубин штрафларны автомат рәвештә билгеләү механизмын эшләү узган ел ук башлануын искәртте.
Маркировка системасы, рөхсәт режимын урап узып, срогы чыккан товарны кассада сату фактын теркәячәк, дип аңлатты ул.
Шуннан соң автомат рәвештә закон бозу турында карар проекты формалаштырыла, аны имзалау өчен контроль органына җибәрәләр. Аннары документ «Дәүләт хезмәтләре» порталында оешманың шәхси кабинетына килә, шуннан соң закон бозучыга штраф билгелиләр.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев