Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин депрессиядәге мөселманнарга Коръән укырга киңәш итте

Күңел авырлыгы, депрессия килгәндә Коръәнне тыңлау яки укыу — мөселманның үзенең рухи халәтен ныгыту чарасы.

Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Хәзер күп кенә кешеләр антидепрессантлар кулланырга мәҗбүр. Әмма проблема шунда ки, без күңел тынычлыгын анда эзләмибез. Күңел тынычлыгын Коръән укудан, Аллаһы Тәгаләне искә алудан эзләргә кирәк. Һәм менә шул вакытта күңелебез тынычланачак һәм бернинди депрессия дә булмаячак», — диде имам.

Аның әйтүенчә, Коръәнне үзе укый алмый торган кеше аудиоязма ярдәмендә тыңлый ала.

«Коръәнне төп нөсхәдә укый белмәүчеләр аны тыңлый ала. Хәзер өйдә, эштә, телефонда төрле чаралар бар бит, шулардан файдаланырга мөмкин», — дип өстәде хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев