Өлкәннәргә шатлык бүләк иттеләр
Казан федераль университетының Николай Лобачевский исемендәге лицее волонтерлары Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан өлкән яшьтәге дуслары белән очрашты.
Әлеге җылы очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты, өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Ул шулай ук, зур әзерлек белән килгән лицей укучыларына олы рәхмәтен әйтте.
Бу юлы да укучылар өлкән дусларына бүләккә җыр-биюләрдән торган эчтәлекле программа, ә күчтәнәчкә тәм-томнар тутырылган пакетлар алып килгән.
Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Альбина Гыйләҗева укучылар коллективына олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, Рәхмәт хаты тапшырды.
Укучыларга әби-бабайлардан да ихлас теләкләр яңгырады.
— Бик зур рәхмәт сезгә! Шулкадәр күңелләр ачылды, яшисе генә килеп тора. Гомерләрегез озын булсын, яхшы укырга язсын сезгә, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрегез. Безгә шулай тагын күп тапкырлар килегез, — диде Мансур абый Зарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев