Рөстәм ХИКМӘТУЛЛИН, шәхси эшмәкәр, Бәрлебашы: “Сабантуй авыл халкының яраткан бәйрәме”
Хөрмәтле райондашларым!
Халкыбызның иң яраткан бәйрәме булган Сабантуй белән барыгызны да чын күңелемнән кайнар котлыйм. Сабантуй авыл халкы өчен аеруча якын, чөнки бу көнне киләчәк уңышка нигез салуны билгелибез. Ә Кайбыч өчен ул икеләтә кадерле, чөнки саф авыл хуҗалыгы районында яшибез. Без туган ягыбызны тагын да күркәмрәк итү өчен тырышабыз. Районыбыз авылларында көнкүреш калдыкларын вакытында җыеп, аны экологик яктан чиста төбәк итү өчен тырышабыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет телим, бәйрәмебез күңелле узсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев