Руль артында телефоннан сөйләшсәң – штраф 1500 сум. Кайбычлылар моңа ничек карый?
Лариса БУХАРОВА, Чүти урта мәктәбе директоры: – Руль артында телефоннан сөйләшүгә карашым тискәре. Үзем күп еллар машина йөртсәм дә, телефоннан сөйләшкәнем юк. Автомобиль руле артына утырган кеше сөйләшеп барып, үзенең тормышына гына түгел, якын-тирәдәге кешеләргә дә куркыныч тудыра. Юлларда барыбыз да исән-имин йөрик.
Рушан САЙРАНОВ, ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе:
– Машинада барганда руль артында сөйләшенә инде ул. Әлбәттә, шәһәр эчендә йөргәндә, мөһим шалтыратулар булмаса, тыелып торырга яки уңайлырак урынга туктап сөйләшергә кирәк. Чөнки машиналар агымында игътибарлылык ике тапкыр таләп ителә. Башкаларның руль артында сөйләшүләренә тыныч карыйм, иң мөһиме – аварияләр генә китереп чыгармасыннар. Хәзер бит инде блютуз гарнитуралар бар, шуңа да машинанын аудиосистемасы аша да сөйләшеп була. Ләкин әле генә права алган тәҗрибәсез йөртүчеләргә мондый сөйләшүләр дә куркыныч тудырырга мөмкин.
Ринат СӨНГАТУЛЛИН, “Салават күпере” спорт комплексы хезмәткәре:
– Мин үзем телефонга бәйле кеше түгел. Рульдә барганда телефон шалтыраса, аны алмаска тырышам. Берөзлексез шалтыратсалар, нишлисең, аласың инде, янымда барган кешегә алырга кушканым да бар. Мөмкинлек булганда, туктап сөйләшү күпкә куркынычсызрак. Телефон, чыннан да, игътибарны үзенә җәлеп итә. Шуңа да машинада барганда сөйләшмәскә тырышырга кирәк. Машина йөртүче хатын-кызларның бертуктаусыз телефоннан сөйләшеп баруларына аеруча ачуым чыга. Бәлки, чыннан да, штрафлар суга башлау рульдәгеләрнең телефоннан сөйләшеп баруына чик куяр.
Фәния ҖӘЛӘЛИЕВА, үзәк сырхауханәнең шәфкать туташы:
– Минем машина йөртү таныклыгы алып руль артына утырганыма 14 ел булды. Юлга кузгалганда һәр көнне, белгән догаларымны укып, йөрер юлларым имин, уң булсын иде дип чыгып китәм. Юл йөрү кагыйдәләрен барыбыз да төгәл үтәргә тиеш. Хәзерге вакытта рульдә телефоннан сөйләшеп баручыларны бик күп күрергә була. Мин моны бер дә өнәп бетермим. Шуның аркасында күпме аварияләр килеп чыга. Шундый заманда яшибез, телефонсыз да булмый. Бик кирәк чаклары була. Андый вакытта мин үзем юл буенда туктап сөйләшергә тырышам. Барыбызга да юлларда исән-имин йөрергә язсын иде дигән теләктә калам.
Земфира Насыйбуллина, Кече Мәме мәктәбе укытучысы:
– Руль артында сөйләшеп баруга мин кискен каршы. Чөнки сөйләшү игътибарга йогынты ясый. Кешегә телефоннан төрле хәбәр килергә мөмкин. Борчулы, хәвефле хәбәрләр машина йөртүчегә аеруча кискен тәэсир итә. Юлдагы күп аварияләр игътибарсызлык аркасында килеп чыга. Әгәр инде сөйләшү мөһим, кичектергесез икән, юл читенә туктап, берничә минут вакытны сөйләшүгә сарыф итсәң, бәлки юлда һәлакәт булмый, ә бәлки кемнеңдер гомере сакланып калыр иде.
Рульдә барганда телефоным шалтыраса, алмыйм. Форсаттан файдаланып, миңа шалтыратучы дусларыма әйтәсем килә: телефонын алмый дип ачуланырга ашыкмагыз, юлдадыр инде дигән фикердә булсагыз иде. Барасы җиргә барып җиткәч, мин сезгә, һичшиксез, яңадан үзем шалтыратырмын. Юлларда исән-имин йөрсәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев