Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Руль — уенчык түгел

ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны Илфат Әхмәтов өлкәннәрнең балигъ булмаганнарның руль артына утыруын контрольдә тотарга һәм моңа юл куймаска тиеш булуларын хәбәр итә.

Җәйге каникул вакытында балаларны аеруча күз уңында тотарга, аларның автомобиль һәм мотоцикл ачкычларын алуларына юл куймаска, хокукы һәм йөртү күнекмәләре булмаган килеш скутер белән идарә итүләрен тыярга кирәк.

Мопед белән идарә итү хокукы 16 яшькә җиткән һәм машина йөртү таныклыгы булган гражданнарга гына бирелә. Транспорт чарасы, шул исәптән мопед белән идарә итү хокукы эчке эшләр органнарының вазифаи затлары тарафыннан үткәрелгән тиешле имтиханны тапшырганнан соң гына бирелә. Мопед белән идарә итүгә хокукны «М» категориясендәге машина йөртү таныклыгы яисә "Юл хәрәкәте иминлеге турында«гы Федераль законда каралган башка категориядәге машина йөртү таныклыгы раслый. Балигъ булмаган гражданнарга (16 яшькә җиткән) «М» hәм «А1» категориясендәге таныклыклар бирелергә мөмкин.

Хокук бирүче таныклыгы булмаган килеш мопед, скутер, мотоцикл, автомобиль белән идарә иткән өчен 16 яшькә җиткән яшүсмерләргә административ җаваплылык — 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф яный, шул ук вакытта транспорт тоткарлана һәм махсус стоянкага урнаштырыла. Әгәр балигъ булмаган бала 16 яшьтән кечерәк булса, аның өчен законлы вәкилләре — ата-аналары һәм опекуннары җаваплы, алар административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Мопед белән идарә итүче бала гражданнарга яки аларның мөлкәтенә зыян китергәндә, ата-аналар балигъ булмаганнар белән беррәттән, гражданлык-хокукый җаваплылык та алачак (зыянны каплаячак). Моннан тыш, машина йөртү таныклыгы булмаган балага мопед белән идарә итәргә рөхсәт иткән ата-аналар, балаларын тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев