Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Рушан Хуҗин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы полиция бүлеге начальнигы, подполковник

«Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ветераннарабыз! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмебез - Россиядә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән кайнар котлыйм.Әлеге бәйрәмне без күтәренке кәеф белән каршылыйбыз, чөнки хезмәттәге уңышларыбыз күз алдында. Коллективыбызда үз эшенең осталары күп. Безнең хезмәткәрләр хезмәт вазифаларын намус белән үти, спорт ярышларында, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Вакыт узган саен...

«Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ветераннарабыз! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмебез - Россиядә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән кайнар котлыйм.Әлеге бәйрәмне без күтәренке кәеф белән каршылыйбыз, чөнки хезмәттәге уңышларыбыз күз алдында. Коллективыбызда үз эшенең осталары күп. Безнең хезмәткәрләр хезмәт вазифаларын намус белән үти, спорт ярышларында, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Вакыт узган саен ил дә, җәмгыять тә, алар белән бергә полиция дә үзгәрә. Хезмәтебезнең эчтәлеге генә һаман элеккечә кала, ул - гражданнарның хокук һәм ирекләрен саклау. Халык ышанычын яулау безнең өчен аеруча мөһим. Ике арада ышанычлы мөнәсәбәт булган очракта җинаятьләр дә тизрәк ачыклана, административ хокук бозу очраклары да вакытында юк ителә. Полициянең участок уполномоченныйлары авыл җирлекләрендә иминлекне саклауда үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Ел башында барлык җирлекләрендә дә узучы авыл җыеннарында алар ел буена башкарган эшләре турында халык алдында хисап тота, авыл кешеләрен борчыган сорауларга җавап бирә. Сайлаган һөнәребез авыр да, катлаулы да. Безнең сафта бары тик тәвәккәлләр генә атлый ала. Иңнәребезгә зур җаваплылык: законлык һәм җәмәгать тәртибен, халыкның иминлеген саклау эше йөкләнгән. Бүгенге катлаулы шартларда әлеге бурычларны үтәү һәрдаим әзерлекне, кыюлыкны, тәвәккәллекне таләп итә. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан уңышлар, сәламәтлек, гаиләләребезгә иминлек телим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рушан Хуҗин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы полиция бүлеге начальнигы, подполковник: