Кайбыч ягы музенда авыл хуҗалыгында эшләүче гаиләләрне хөрмәтләделәр
8 июль — РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2008 елдан бирле Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.
Шул уңайдан Кайбыч ягы музеенда «Август-Кайбыч», «Туган як-Агро» җәмгыятьләрендә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче 15 пар гаиләне хөрмәтләделәр.
Очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Август-Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов катнашты. Гаиләләрне бәйрәм белән котлап, алдагы эшләрендә, тормышларында уңышлар теләделәр. Һәр гаиләгә район башлыгының рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырылды.
Кайбыч ягы музее директоры Илдар Шакиров чарада катнашучыларга әлеге бәйрәмнең кыскача тарихын сөйләп үтте. Музей хезмәткәре Алия Хәмидуллина музей ишек алдында урнашкан татар, рус, керәшен, чуваш халкының тормыш-көнкүрешен күрсәткән ишегаллары белән таныштырды. Музей эчендә дә экскурсия үткәрелде. Шунысын да әйтергә кирәк, кунакларның күбесенең музейда әле беренче тапкыр гына булуы икән.
Гаиләләрне мул итеп әзерләнгән табын артына чакырдылар. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Светлана Зиадиева, Ләйсән Шамилева, Морза Бәрлебашыннан Илгиз Борһанов һәм Хуҗа Хәсәннән Анна Матвеева иң матур җырларын бүләк итте.
Гаиләләр, күңелле бәйрәм мизгелләре бүләк иткәннәре өчен, оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев