Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Саба районы Сатыш авылында яшәүчеләр, тарихны өйрәнү максатыннан Кайбычта районында кунак булып киттеләр

Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты. 2021 елда тормыш иптәшем Альберт Баһавиев белән, “Сатыш гасырлар аша – 2” исемле китап чыгарып, авыл халкын шаккаттырган идек. Сатыш – Байлар Сабасына терәлеп торучы авыл. Шушы китапта язылганнарга таянып, 10 майда Кайбыч районына юл тоттык.

Без Борындык авылы халкын, сез безнең туганнар, дип гаҗәпләндереп кайттык. Борындыклылар өчен бу чын мәгънәсендә гаҗәпләнерлек булды. Аларга Кырымда, Чувашиядә, Буа, Чүпрәле районнарында Борындык исемле авыллар барлыгы билгеле иде инде. Сатыш исә Борындыктан чыккан бишенче авыл.

Юлга алдан хәбәр итеп, максатыбызны билгеләп чыктык. Очрашу без көткәннән дә кызыклырак, файдалырак булып чыкты. Арабызда бер җитәкче дә, министр да юк – Сатыш авылындагы мәдрәсә-музей хезмәткәрләре, гап-гади авыл кешеләре, пенсионерлар иде. Безне ерактан килгән, көтеп алган якын туганнары кебек каршы алдылар. Бу очрашуны оештыручыларга, төп эшләрен ташлап, безнең белән мәш килүләренә канәгать булып кайттык. Сездәге җылылыкны һич онытмабыз. Төп оештыручы – район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев иде. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, имам Тәфкил Сафиуллин, мәктәп директоры Рания Хуҗина коллективы белән, тарих укытучысы Рамил Гарәфиев, Кайбыч ягы музее директоры Илдар Шакиров, Мәлкидән тарихчы-энтузиаст Александр Акрымов барысы да сәяхәтебезнең кызыклы һәм файдалы үтүенә үз өлешләрен кертте.

Кайбыч җирлегенә аяк басуга, иң элек авыл зиратына тукталдык. Анда безне көтеп торалар иде инде. Сәяхәтебезнең сәбәбе Борындык зиратындагы каберләрнең кыйблага карата торышын үз күзебез белән күреп, Сатышныкы белән чагыштыру иде. Чөнки авылыбыз янында гына урнашкан Өремширмә авылы зиратындагы каберләр Сатышныкына карата перпендикуляр урнашкан. Борындык зиратында каберләрнең торышы Сатыш зиратындагы кебек булып чыкты. Әлеге факт Борындык белән Сатыш арасында бәйләнеш барлыгын күрсәтә. Бу мизгелдә Альбертның хисләре ташып чыкты һәм Сатыш Борындыкныкы дигән фикергә килде.

Нәтиҗә ясалгач, әрвахлар рухына дога укылды. Җирлек башлыгы Алмаз Гайнетдинов, сугышта һәлак булган Әбрар Җәләлиев кабере янында туктап, аның тарихын җентекләп сөйләп бирде. Әбрар Җәләлиевның җәсәден, сугыш беткәч, эзтабарлар Мәскәү яныннан 77 елдан соң тапканнар. Аны туган авылында җир куенына салганнар. Бу тарихны тыңлаганда, күңелләребез тулып, күзләребез яшьләнде. Зиратның борынгы өлешенә барып, очлы ташларны карадык. Бу өлешендә Тәфкил абый чыгыш ясады. Мәскәү зиратларындагы кебек зиннәтле чардуганлы, матур ташлы кабер иясе турында сөйләде.

Аннан соң мәчеткә юл тоттык. Иман йорты кирпечтән түгел, таштан эшләнгән булган. Иң гаҗәбе, стенасының калынлыгы бер метр. Мәчет Борындыкның иң калку урынына салынган. Сәбәбе – авылны еш кына су басуында. Авыл халкы моңа фаҗига итеп карамыйча, көймәләргә утырып, гармун уйнап, җырлап-биеп күңел ача икән. Бу безгә бик кызык тоелды. Мәктәптә безне кунак өстәле әзерләп көткәннәр. Тарих укытучысы Рамил Гарәфиев мәктәп тормышы белән таныштырды. Укучыларының бадминтон буенча ярышта Франциядә өченче урынны алып кайтулары гаҗәпләндерде. Башка спорт төрләре буенча да призлары күп. Кыскасы, мәктәп бик булдык­лы балалар тәрбияли. Музейлары да бар. Без Кайбычка зур хәбәр белән килдек. Арабызда Сатыштан Кыйбый нәселләре  – Сабирҗан, Хәйдәр абыйлар, Азат, Гөлфия бар иде. Кыйбый һәм Кайбыч бер тамырдан, шуңа күрә кыйбый нәселенең борынгы бабалары Кайбычтан булырга мөмкин. Авылның башлангыч чорында (1716 елда) архив документында өч туган Урман, Кадыр, Калмет Уразовлар күренә. Сабирҗан абыйның әтисе, күкрәк кагып, без кыйбыйлар, дип әйтә торган булган. Әлеге санап киткән иптәшләрнең барысы да Уразовларга барып тоташа. Авылда бу нәселгә бәйле кешеләр бик күп. Архив документларына, метрикәләргә һәм башка чыганакларга таянып шуны әйтә алам: Кайбыч Сатышка элитасын биргән. Чөнки бу нәсел кешеләре бик булдыклы. Аларның балалары үз нәселләре белән горурлана алалар. 1747 елгы архив документларыннан күренгәнчә, Ураз нәселе элек-электән эре сәүдәгәрләр булган.

Кайбычта чыккан "Бәрлебашы – чорлар юлдашы" китабында да Уразовлар телгә алына. Бу хәбәрне безгә Рәмис Хәялиев җиткерде. Сатыштагы Уразлар белән бәйләнешләре юкмы икән? Хәзерге вакытта Cатышта Сатыш бабайга барып тоташкан кешеләрнең шәҗәрәләрен эшләп, кулларына тапшырдык. Шәҗәрәдә 13-14 буын. Кыйбый һәм Ирмәш нәселен өйрәндек. Ирмәшләр Апас ягыннан. Эшебезне дәвам итәбез.

Кайбыч ягы музее директоры Илдар Шакировның үз эшенең фанаты булуы ярылып ята. Шунсыз музейны яңа экспонатлар белән тулыландыру мөмкин дә түгелдер. Бу музейда без шактый озак булдык. Бу көнне Рәмис Хәялиев, эш графигы тыгыз булуга да карамастан, музейга килеп, безнең өчен әһәмиятле тарихи мәгълүматлар сөйләргә өлгерде.

 Саба районындагы бердәнбер керәшен авылы Кырбашның Кайбыч районындагы Кырбаш авылы (хәзерге Мәлки) белән бәйләнеше бармы? Шуны ачык­лау өчен безгә Саба Кырбашыннан клуб мөдире Надежда Черненко белән Зоя Ивановна да кушылган иде. Кайбыч Кырбашыннан Александр Акрымов, музейга килеп, алар белән фикер алышты. Ике Кырбашта да керәшеннәр яши. Бу сөйләшү Кырбаш тарихын өйрәнә башлауга таба беренче адым дияр идем. Юлга чыкканда, Сабирҗан абый гармунын алган иде. Күтәренке күңел белән музейдан чыккач, барыбыз бергә истәлеккә халык җырларын башкардык. Күрәсең, күңелебез шулкадәр шат булган – әле кайту ягына кузгалгач та, җырлар тынып тормады. Сәяхәтебез шулкадәр кызыклы булды, алга таба да шушы составта барырбыз дигән фикергә килдек. Хәтта авыл тарихын өйрәнү клубына йөрергә теләкләре барлыгын да белдерделәр

 

Сатыш Борындыкка бәйлеме?

 

Борындыкка бару теләге бездә бер-ике ел элек үк туган иде. Бу Сатыш авыл тарихын җентекләп өйрәнү өстендә эшләгән вакыт. Ничек Сатыш белән Борындыкны тоташтыра алдык? Борындыкта да, Кайбычта да, төп сорау шул булды. Хәзер аңлатып карыйм. Сатышта элек пожарный өендә ир-атлар җыела торган булган. Шул вакытта иптәшем Альберт авыл тарихына кагылышлы мәгълүматларны ишетеп (17-18 яшьтә), хәзерге көннәргә кадәр исендә йөрткән. Альбертка 65 яшь. Иң мөһим мәгълүмат – авылга Иделаръягыннан Сатыш бабай карчыгы, балалары белән килеп, беренче казыкны каккан. Бу хактагы язмаларны имән тышлы китаптан үз күзе белән укыган Гата абый Билал абыйга сөйләгән булган. Соңрак архив документлары ярдәме белән Гата абыйның Сатыш нәселеннән икәнлеге билгеле булды. Сатыш бабайның карчыгын Борындык әби, Борынсау әби дип йөргәннәр. Бу да безнең көннәргә килеп җиткән хәбәр. Боларга өстәп, авылда Кыйбый, Таулы, Морза нәселләре булганлыгы билгеле. Аларның дәвамчылары әле дә Сатышта яши. Иделаръягын “таулылар” дип йөрткәннәр.Таулылар да бар бездә. Без Кайбычка баргач ишеткән яңа хәбәр – Кайбычны тарихчылар Кыйбыл белән бәйли икән. Бәлки “кыйбыйлар” шуннан алынгандыр. Ничек булса да, барыбер Кайбыч инде. Хәрефләр үзгәрү зур роль уйнамый, дип беләм.

Китап язганда эзләнүләребез мишәрләрнең очлы кабер ташларына китереп чыгарды. Алар Сатыш зиратының борынгырак өлешендә. Ул ташлар Борындык зиратында да бар. Бу ташларның мишәрләрнеке булуын кабер ташлары буенча белгеч Җәмил Габдрахман улы Мөхәммәтшин Пензага барып өйрәнеп кайткан. Каберләрдә тагын бер үзгәлек – кабернең кыйблага карата торышы. Йомгак зурайды. Хәзер аны документаль дәлилләр белән сүтәргә кирәк иде. Озак эзләнә торгач, документлар Мәскәү архивыннан табылды. Аларны ничек кулга төшерүемне язып тормыйм. 1678 елгы архив документында Сатыш “Сатыш” дип түгел “Бурунце” дип язылган. 16 хуҗалыгы бар – авылның башлангыч чоры. Янчюра белән Би(к)чюра Сатышевлар күренә. Димәк, анда, беренче булып, Бурунцадан Сатыш бабай килеп утырган. Чөнки авылның хәзерге исеме Сатыш. Ул 1650 елларда оешкан, дигән нәтиҗә архив документларына таянып ясалды. Сатыш бабай, кара исәп белән, 1600 ел тирәсендә туган булырга тиеш. Авыл исемнәре түшәмнән түгел, я булмаса, беренче килеп утырган кеше исеменнән түгел, ә беренче җир хуҗасы кайсы авылдан килгән булса, документка шул авыл исеме язылган. Халык телендә беренче килгән кеше исеме дә, документтагы исем дә йөргән. Димәк, беренче килгән кеше белән авыл исеме дә ияреп килгән булып чыга. Ә соңыннан документларда (1940 еллардан башлап) авыл беренче булып килгән Сатыш бабай исеме генә калган. Урта чорда "Бурунчи Сатышево тоже" дип ике исем белән язылган. Ничек итеп Бурунцаны Борындыкка әйләндердекме? Халык телендәге Борынсау әби, Борындык әбигә таянып. Борынсау Бурунценың татарчасы һәм аны переписчиклар 40 төрле язганнар. Барысы да бер үк авыл – Буранчи, Буранчино, Бурунчи, Бурунчак – болар документларда күрсәтелә. Сатыш авылы янындагы Йомгалакны 1678дә Емигалини дип, ә 1716да Юмгалак дип язганнар. Димәк, переписчиклар Борындыкны да Бурунце дип ялгыш язган дип әйтергә хакыбыз бар. Әле җитмәсә, Сатыш бабайның бер оныгы (1764 елгы документта) Бурнаш авылыннан хатын да алган. Димәк, сезнең яклар белән шул вакытларда ук бәйләнеш булган.

Әгәр “Сатыш гасырлар аша-2” китабы белән кызыксынсагыз, аны Кайбыч ягы музеенда һәм мәктәптә калдырдык. Безнең якларда күп авыллар, Сатыш мисалындагы кебек, архив документларында башта бер исемдә, аннары икенче исемдә йөргән. Болар “Родная Вятка” сайтындагы архив документларын өйрәнгәч килеп чыккан нәтиҗәләр. Тарих ул төгәл фән түгел. Кайбер сорауларга логик җаваплар белән генә җавап биреп була, чөнки переписчиклар бик күп хәреф хаталары, хәтта сүз хаталары да ясаган. Безнең җавапларны кабул итәрсез дип уйлыйм. Кайтавазыгызны көтеп калабыз.

Рузилә Гайнетдинова,

Саба районының, Сатыш авылы пенсионеры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев