Сабан туеның көне билгеле
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның "Сабан туе" татар халык бәйрәмен уздыру турындагы Указы дөнья күрде.
Быел милли бәйрәмебез авылларда, район үзәкләрендә 8-9 июньдә, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә 15 июньдә, Казанда 13 июльдә үтәчәк. Әлеге Указда ТР Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә бәйрәм чараларын күрсәтелгән вакытта оештыруны тәэмин итү йөкләнә. Казандагы Сабан туе Универсиада узган көннәргә туры килә, димәк, башкалабыз кунаклары да гүзәл бәйрәмебезне күрә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев