Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сабантуенда кайбычлылырга Хөкүмәт бүләкләре тапшырдылар

Нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен Кошман авылында туып-үскән якташыбыз, Казан шәһәрендәге "Азамат" җәмгыяте җитәкчесе Габделхак Садыйков ТР Дәүләт Советының, район мәшгульлек үзәге директоры Эльвира Камалиева ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларына лаек булды. "Ак Барс Кайбыч-3" җәмгыятенең Иске Тәрбит авылындагы 38 еллык хезмәт стажы булган Николай Урусов, "Кайбычагрохимсервис" җәмгыяте тракторчысы Николай Филин...

Нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен Кошман авылында туып-үскән якташыбыз, Казан шәһәрендәге "Азамат" җәмгыяте җитәкчесе Габделхак Садыйков ТР Дәүләт Советының, район мәшгульлек үзәге директоры Эльвира Камалиева ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларына лаек булды.
"Ак Барс Кайбыч-3" җәмгыятенең Иске Тәрбит авылындагы 38 еллык хезмәт стажы булган Николай Урусов, "Кайбычагрохимсервис" җәмгыяте тракторчысы Николай Филин РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдәге нәтиҗәле тырыш хезмәтләре өчен Хуҗа Хәсәннән шофер Илья Федоров, Симәкидән ферма мөдире Фәргать Хикмәтуллин, Борындыктан механизатор Айрат Нигъмәтҗанов, Морза Бәрлебашыннан механизатор Наил Сибгатуллин, Шүширмдән тракторчы Радик Гыйләҗев ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Мәдәният өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен Салтыйган авылы китапханәчесе Гөлсинә Камалова ТР Мәдәният министрлыгының "Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуенда кайбычлылырга Хөкүмәт бүләкләре тапшырдылар