Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасына йөрүче сабыйларга Корбан гаете күчтәнәчләре тараттылар

Балаларның күңеленә сөенеч салу, аларга игътибар һәм җылылык бүләк итү — саваплы эшләрнең иң күркәме.

Корбан гаете алдыннан «Тиенкәй» балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә истәлекле һәм шатлыклы мизгелләр кичерде. Мәктәптә үткәрелгән Соңгы кыңгырау бәйрәменнән соң алар янына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Раузил Хаҗиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, Түбән Кошман мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Сафиуллин керде. Кунаклар балаларны якынлашып килүче олы бәйрәм белән тәбрикләп, аларга күчтәнәчләр тапшырды.

Әлеге бүләкләрне Илфар хәзрәт киң күңелле спонсорлар ярдәме белән әзерләнгән. Аның, мондый игелекле эшләрне алга таба да дәвам итеп, күркәм традициягә әверелдерү нияте бар. Бу исә авылда рухи тәрбиягә, балалар күңелендә изгелек орлыклары салуга зур әһәмият бирелүен күрсәтә.

Күчтәнәчләр тапшырылганчы сабыйлар белән җылы әңгәмә үткәрделәр. Аларның иманлы, тәрбияле, инсафлы һәм тәүфыйклы булып үсүләрен теләделәр. Очрашу барышында балалар өчен үтемле вәгазь-нәсыйхәтләр дә яңгырады. Балалар Коръән сүрәләрен яттан сөйләп күрсәтте. Бу күренеш кунакларда да, тәрбиячеләрдә дә зур куаныч уятты. 

Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) балалар турында әйтелгән күп кенә хәдисләре билгеле. Шуларның берсендә болай диелә: «Чынлыкта, җәннәттә бер урын бар — аны сөенеч почмагы диләр. Бу урынга бары тик балаларны сөендергән кешеләр генә керер». Әлеге мәгънәле сүзләр балаларга карата игелекле булуның никадәр зур савап икәнлеген тагын бер кат искәртә.

Бу күркәм очрашу нәниләр күңелендә озак сакланырлык якты хатирә булып калыр. Мондый чаралар балаларга бәйрәм рухын гына түгел, ә мәрхәмәт, игелек, ихтирам кебек күркәм сыйфатларның кадерен дә төшендерә. Корбан гаете алдыннан оештырылган бу җылы очрашу — башкалар өчен дә матур үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев