Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Сагынмаган бер генә көнебез дә юк

Олы Тәрбит авылында гомер кичереп, үзеннән соң якты хатирәләр калдырып киткән тормыш иптәшем Василий Сергеевич Уткинны сагынмаган бер генә көнебез дә юк.

Бигрәк көтмәгәндә, уйламаган җирдән коронавирус зәхмәтеннән китеп барды ул арабыздан.
Аның бар гомере тырыш хезмәттә узды. Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыкса да, халыкка хезмәт итүеннән туктамады. Чүти авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе буларак, төрле чараларда актив катнашты, пенсионерларны кайгыртты. Олы Тәрбиттә чиркәү салдыру өчен янып-көеп йөрде, төзелешне ахырына җиткерү өчен кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәде. Авыл халкы белән өмәләр үткәрде, мөселманнарның да акчалата ярдәм итүенә чын күңеленнән сөенә иде. Авылыбыз тарихын өйрәнү өчен архивларга барды, музей булдырды.
Әле узган атнада гына авылыбызда Василий Уткинның якты истәлегенә чаңгы ярышы, Май чабу бәйрәме үткәрделәр. Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да, авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов та, халык алдында чыгыш ясаганда, аның тырыш кеше, туган җиренең чын патриоты булуын әйтеп узды. Зур рәхмәт аларга! Кадерлебез турында якты истәлек саклап яшәүчеләрнең барысына да гаиләбез исеменнән рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Луиза Уткина, Олы Тәрбит.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев