Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сагынырбыз сине, Рамазан!

10 апрельдә – Ураза бәйрәме.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте: 

Хөрмәтле кайбычлылар! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Рамазан ае тәмамлану һәм изге Ураза бәйрәме — Гайдел фитр уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм. Изге Рамазан аенда районыбызның барлык мөселманнары рухи яңарыш шатлыгын татыды, мәрхәмәтле булды, изге эшләр кылды. Әлеге бәйрәм кешеләрнең бу айда кылган игелекле гамәлләрен икеләтә арттыра, матур уй-теләкләрен, күңелләрен пакьләндерә. Дин тотучыларның бу көннәрдә камилләшүгә, шәфкатьлелек һәм миһербанлылыкка омтылышы тагын да ныгый, алар бергәләп гыйбадәт кыла, мул табыннар тирәли җыелыша. Районыбызда мөселманнарның хәйриячелек һәм иганәчелек шөгыльләре елдан-ел төрлеләнә баруы, өлкәннәргә, физик мөмкинлеге чикле кешеләргә карата игелекле эшләр кылуы гаять куанычлы күренеш. Мохтаҗларга ярдәм итү, үтемле вәгазьләр һәм дустанә мөнәсәбәт — болар барысы да Рамазан гаетенең аерылгысыз хасиятләре. Изге Рамазан аенда да безнең күп кенә мөселманнарыбыз туган илдән еракта илебез бөтенлеген, аның чикләре иминлеген саклап көрәшүче якташларыбызга гуманитар ярдәм оештыруда катнашты. Зур социаль әһәмияткә ия булган рухи һәм матди булышлыгыгыз өчен чиксез рәхмәт сезгә. Бу изге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгалә күңелләребезне шәфкать-мәрхәмәт, мәхәббәт нурына күмсен, иманыбызны ныгытсын! Һәркемгә бәхет, тынычлык, сәламәтлек, иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев