Сайлау участогында халык иминлегенә игътибар зур
Олы Урсактагы мәдәният йортында узучы сайлауда халык иминлеген саклауга җитди карыйлар. Сайлау участогында полиция, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре кизү тора.
Полициядән Радик Фәсхетдинов хәбәр иткәнчә, сайлаулар тыныч бара, көн дәвамында һәрнәрсә күз уңында булачак. Тыелган әйберләр юклыгына инану өчен һәрбер сайлаучыны металл эзләү җайланмасы белән тикшереп кертәләр.
Узган атнада Кайбычта узган террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында да район башлыгы, шушы комиссия рәисе Альберт Рәхмәтуллин сайлау участогында булган кимчелекләрне тиз арада бетерү, Бердәм сайлау көнендә иминлекне, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычын куйган иде. Сайлау участогында алдан ук тикшерүләр уздырылды, барысы да тәртипкә китерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев