“Салават күпере” спорт комплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар бассейнда аерым-аерым йөзә ала
Олы Кайбычта бассейнлы спорт комплексы ачылуына без бик шатланабыз. Әле кайчан гына гап-гади булган Олы Кайбычның, район үзәгенә әйләнеп, чәчәк атуына бөтен кеше дә минем кебек сөенәдер. Казанда яшәүче дусларыбыз да кайтырга җыена комплексны карарга. "Кайбыч таңнары" газетасы сайтына кереп, аны ачу тантанасыннан куелган фотоларны карап, "ах" иткәннәр иде, инде...
Укучыбыз соравы белән без "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексының башкаручы директоры Җәмилә Сәгыевага мөрәҗәгать иттек: - Ләйсән бер дә борчылмасын, без бассейнга йөрү сәгатьләрен халык үтенечен искә алып билгеләдек. Хатын-кызлар аерым сәгатьләрдә дә килеп су коена ала. Дүшәмбе (8.00-21.00) - уртак көн. Сишәмбедә 8.00-17.00 сәгатькә кадәр - уртак коену, ә 17.00-21.00 сәгатьтә - хатын кызлар. Чәршәмбе - уртак көн. Пәнҗешәмбе 8.00-17.00 сәгатьтә - уртак коену, ә аннан соң кичке тугызга кадәр - ирләр генә. Җомга, шимбә - уртак көн. Якшәмбе 8.00-12.00 сәгатьтә - хатын-кызлар, 12.00-16.00 сәгатьтә - ир-егетләр, 16.00-21.00 сәгатьтә - уртак көн.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев