Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Салават күпере” спорт- сәламәтләндерү комплексында йөзү буенча районара турнир үткәрелде

Әлеге турнирда Кайбыч, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле районнары командалары катнашты.

Ярышта 6-7 яшьтән алып, югары класслар укучыларына кадәр кызлар, малайлар катнашты. Алар 50, 100 метр аралыкта һәм эстафета ярышларында көч сынашты.
Нәтиҗәдә, Кайбыч спорт мәктәбе командасы җиңүгә иреште һәм кубокка ия булды. Чүпрәленең “Акчарлак” спорт мәктәбе командасы – икенче, Буа шәһәренең “Делфин” спорт комплексы командасы өченче урында. Югары Ослан һәм Апас районнары командалары дүртенче, бишенче урыннарда.
Шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүче, призлы урыннар яулаучыларга Мактау кәгазьләре, медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев