- Син ялган паспорт ясаткан, - дип, КАИда эшләүче бер хезмәткәр галим Альберт Саттаровка "гаепләү белдерә".
- Ничек ялган? - дип гаҗәпсенә ракета белгече.
- Кайбыч районындагы Салтыйган авылында Альберт Габделбәр улы Саттаровның гомергә дә булганы юк. Шунда туып-үскән, кайтып-китеп йөргән кеше буларак, әйткән сүземне раслый алам.
Ул, чынбарлыкны ачыкларга...
Югыйсә, монда шаккатырлык бернәрсә дә юк. Теләче районының Субаш авылында туган керәшен татары Мария Чернова, педагогика институтының ике курсын тәмамлагач, 1950 елда Салтыйганга балалар йорты директоры итеп җибәрелә. Кукмара районындагы Мәмәширдә дөньяга килгән, фронт юлларын урап кайткан ире Габделбәр Саттаров монда хуҗалык мөдире вазифасын башкара. Ир белән хатын ятимнәр, йортсызлар хакын бергәләп кайгырта. Салтыйганда уллары Рафаэль (1951) белән Альберт (1955) тәүге сулыш ала.
Тик 1957 елда Саттаровлар гаиләсенә Балык Бистәсе районына күченергә туры килә. Бөек Ватан сугышында катнашкан Габделбәр Балыклы Чүкәй авылындагы "Гигант" колхозына җитәкчелек итә. Ә Мария төбәктә мәктәп директоры, авыл Советы рәисе, партком секретаре вазифаларын үти.
Альберт бәхетенә биредә урта мәктәп ачыла, ул беренче чыгарылыш төркемендә аттестат ала. Югары белемне кайда алачагын да чамалап куя. Өйләрендәге телевизордан галәмгә очучыларны күзәтеп, күңеле белән күккә ашкына. Техника дөньясына тартылып, җиденче класста детекторлы радиоалгыч җыя, Казан тапшыруларын тыңлый. Радиотапшыргыч ясап, өйдә пластинка әйләндереп, артистларның җырларын кыска дулкыннар аша авыл клубында яңгырата. Унынчы класста укыганда, март аенда, райондагы унбишләп замандашы белән Казан авиация институтының "Ачык ишекләр көне"нә дә килеп эләгә. Беренче факультетта Германиядән кайтарылган "Фау" ракетасын күреп, аның турында әкияти нотык тыңлап, конструкторлар Валентин Глушко белән Сергей Королевның ничек итеп ракета двигательләре кафедрасы оештыруын ишетеп, таң кала. Сихри тәэсиргә бирелеп, монда укырга килергә карар кыла.
Студент РД-7, РД-107 һәм башка двигательләрне җентекләп өйрәнүгә бөтен күңелен бирә. Аларның космик корабльләрне орбитага карышусыз чыгару, чыдамлылык үзенчәлекләрен өйрәнә. Диплом язу өчен, ярты елга Свердловск өлкәсендәге Түбән Салда шәһәре машина төзелеше фәнни-тикшеренү институтына бара. 1978 елда, ракета двигательләре аэродинамикасы һәм термодинамикасы инженеры дипломын алгач, бирегә эшкә дә килә, 17 ел гомерен ракета двигательләрен сынауга, камилләштерүгә багышлый.
Яшь белгеч тарту көче аз булган ракета двигательләре баш конструкторы, техник фәннәр докторы Евгений Григорьевич Ларин кул астында эшли. Остазы двигательне хәрәкәткә китерүче ягулыкның сәламәтлек өчен зыянлы булуын искә төшерә, аны файдаланганда саклык чараларын күрергә чакыра. Чөнки ул сыешлыктан тышка бәреп чыкса һәм кеше аны аз микъдарда суласа да, химикат үпкәгә төзәлмәслек яра ясый.
- Азот, аргон, неон кебек нейтраль газлар белән эшләүче система булдыру - көн үзәгендәге мәсьәлә булып тора, - ди баш конструктор яшьләргә.
Бер семинарда Альберт Саттаров исә ягулык өчен файдаланылган газны лазер нуры белән җылыту, ракета двигателенең тарту көчен арттыру турында сүз кузгата. Дөресрәге, космонавтика теориясенә нигез салган К.Циолковскийның 1923 елда басылган "Галәм киңлеген реактив приборлар белән тикшерү" китабына теркәлгән "киләчәкнең галәм аппаратлары җир өслегеннән башка планеталарга электромагнит нурланышына энергия юнәлдерүне файдаланып юл тотачак" дигән сүзләрен казып чыгара. Әлеге фикер Е.Ларин тарафыннан да хуплана. Галим, эш урынында аралашырга вакыт табылмагач, эзләнүчән инженерны шимбә-якшәмбе көннәрендә өенә чакыра. Дистәләгән еллар буе туплаган тәҗрибәсенә таянып, тикшеренүләргә юнәлеш бирә.
Югары дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелгәч, А.Саттаров ирешкән тәүге нәтиҗәләрнең кайтавазы СССР Фәннәр Академиясенең гомумтехник казанышлар секциясендә дә ишетелә. Әмма монда яшь инженерның колач киңлегенә шикләнеп караучылар да табыла. Икеләнүләрне тарату өчен, фәнни хезмәт 1984 елда Космик тикшеренүләр институтына җибәрелә. Альбертка директор Роальд Сәгъдиев белән очрашырга насыйп була. Ике арада плазма хикмәтләре турында сүз бара. Академик, белгечнең әзерлек дәрәҗәсен тикшереп карау өчен, берничә сорау бирә. Аннары, милләттәш инженерның җитди мәсьәлә белән шөгыльләнүен аңлагач, нинди булышлык кирәклеге турында сорый.
- Электромагнит нурланышын үзенә сеңдерүче плазма табылды, - ди А.Саттаров. - Сеңдерү, температура үзенчәлекләрен өйрәнү буенча методик ярдәм күрсәтелсен иде.
Р.Сәгъдиев бер китабын эзләп таба да Уралдан килгән хезмәткәргә тоттыра:
- Укы! Монда минем плазмага кагылышлы уйларым тулысынча чагылыш тапкан. Әгәр өстәмә сораулар булса, урынбасарым Альберт Әбүбәкер улы Галиев белән сөйләшегез. Ул -плазма буенча белгеч.
Секретарь Башкортстанда туган татар галимен Р.Сәгъдиев янына да чакыра. Җитәкче Галиевка кызыклы хезмәт тәкъдим ителүне әйтә, сорауларга җавап табышырга куша.
Ике адаш уртак телне тиз таба. Кызыксынучан А.Саттаров ярдәмчел Галиевның тәкъдимнәрен дәфтәренә язып куя. Күренекле галимнең: "Идеяң үзенчәлекле, - дигән мактау сүзләрен дә ишетә. - Мәкаләңне калдыр. Тулыландырып, өстәмәләр кертеп, икебезнең исемнән Америкада нәшер ителүче халыкара журналга җибәрермен".
А.Галиев, шул ук вакытта, үзенең ракета җитештерү белән шөгыльләнмәвен дә белдерә. Моның өчен рөхсәт булмауны әйтә. Әгәр бу өлкәдә эшчәнлек башласа, чит илгә юлның ябылачагын сиздерә. Ә плазма үсеше белән кызыксынучыларга халыкара элемтәләр урнаштыру тыелмауны белдерә. Моны истә тотып: "Плазма - минеке, ракета - синеке", - дип шаярта фән докторы. Ул үз өлкәсендә киңәшче булырга ризалаша, Уралдан фәнни-тикшеренү институтына килгән милләттәшенә, хәбәрләшү өчен, телефон номерын язып бирә.
Мондый уңай мөнәсәбәттән күңеле булган А.Саттаров шулай да Космик тикшеренүләр институты директоры урынбасарын еш борчымаска тырыша. Мәскәүдәге Ленин исемендәге китапханәгә барып, А.Галиевның докторлык диссертациясе, башка фәнни хезмәтләре белән җентекләп таныша. Аларны укыгач, байтак сорауларга үзлегеннән җавап таба. 1984-1991 елларда тикшеренүләрен үҗәтләнеп дәвам итә.
Шәкерт, сынаулар үткәрү һәм исәп-хисап ясау өчен, Казандагы 16 нчы заводка, лазер белән эш йөртүче "Союз" тәҗрибә-конструкторлык бюросына да килә. Монда нәтиҗә ясалгач, А.Саттаров 1991 елда 42 нче Халыкара астронавтика конгрессына доклад яза, К.Циолковский фикере дәвамчысы буларак дөнья галимнәре теленә керә. Күзәтүләргә, ачышларга, табышларга таянып, кандидатлык диссертациясе дә языла. Әмма гыйльми хезмәттә, күпләрне аптырашта калдырып, фәнни җитәкче исеме күрсәтелми. Моңа, Казан авиация институты гыйльми советына килгәч, күренекле галим Вячеслав Алемасов та игътибар бирә. Ә Альберт моның сәбәбен Россиядә бу тема белән шөгыльләнүче белгеч булмау белән аңлата. Шуннан соң беркетмәгә: "Яклау фәнни җитәкчедән башка тәкъдим ителә", - дигән искәрмә языла. Нәтиҗәдә, күп сорауларга төгәл җавап биргәннән соң, Альберт Саттаров Татарстан башкаласыннан Түбән Салда шәһәренә техник фәннәр кандидаты (1993) булып кайта.
Әмма ул елларда илдә ыгы-зыгы, аңлашылмаучанлык башлана. Таркату җилләре Альберт эшләгән фәнни-тикшеренү институтына да килеп кагыла. Эш күләме кими. Хезмәт хакы вакытында түләнми. Белгечләрне кыскарту башлана. Тормышны алып бару кыенлаша. Мондый кысынкы шартларда, таныш-белешләренең киңәшен тыңлап, А.Саттаров Уралдан Россия телендә "коммунизм утравы" дип исемләнгән Түбән Кама шәһәренә кайтып китә. 1994 елдан химия-технология институтында студентларга материаллар каршылыгы фәненнән белем бирә. Тик ракеталар белән тәҗрибә үткәрүдән тәм тапкан, лазер двигателе уйлап табу турында хыялланган техник фәннәр кандидаты мондый эшчәнлектән канәгать калмый. Язучы Радик Фәизов кияве 1995 елда моңарчы күренгәләп кенә киткән Арчага кайтып төшә. Финанс-икътисад институтын тәмамлаган, бухгалтер булып эшләгән хатыны Венера белән Казан артында ун елга туктала. Район мәгариф бүлеге мөдире Наил Габдрахманов тәкъдимен хуплап, компьютер үзәгенә җитәкчелек итә. Чиратта торган балаларны ике класска урнаштырылган егерме компьютерның серләрен төшендереп, могҗиза күрсәтә. Ленин кушаматлы Рәфыйк Гатауллин информатика фәнен укыткан Кенәр урта мәктәбе белән генә түгел, АКШтагы белем йорты белән дә турыдан-туры элемтә урнаштырып, тирә-юньдәге халыкны шаккатыра. Моның турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та ишетә. Җитәкче, яңалык эзеннән, компьютер үзәгенә килә.
- Авыллар белән ничек турыдан-туры элемтә урнаштырасыз? - дип гаҗәпсенә ул. - Безнең дә республика районнарындагы хезмәттәшләр белән күзгә-күз карап сөйләшәсебез килә. Моңа ирешү өчен, компьютер белгечен сезнең янга җибәрәм. Аңа читтән торып аралашу серен өйрәтегез әле.
Компьютер хикмәтләрен балалар һәм өлкәннәр белән бүлешкәндә, А.Саттаров А.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетына да эзне суытмый. Хезмәттәшләре белән күрешеп-фикерләшеп тора. Сәгате суккач, 2005 елда югары уку йорты каршындагы физик-химик процесслар фәнни-тикшеренү институтына директор урынбасары булып эшкә килә. Вакыты җиткәч, махсус двигательләр кафедрасында (2008) укыта башлый. Доцент, сәләтле аспирантлары Айдар Бикмучев һәм Марат Вахитов белән бергәләп, монда аргон газында лазер ярдәмендә эшләүче ракета двигателен ясый.
Шул җирлектә докторлык диссертациясе яклау фикере дә баш калкыта. Чөнки 1500 тонна авырлыктагы ракетаның 85 процентын ягулык алып тора. Әгәр лазер кулланылса, аның күләме күпкә кимиячәк. А.Саттаров шуны дәлилләргә тели. Фикерен кафедра мөдиренә - техник фәннәр докторы, профессор, рус, кытай, инглиз, иврит телләрендәге китаплар авторы А.Дрегалинга җиткерә. Фән һәм техника буенча ике тапкыр СССР дәүләт бүләгенә лаек булган Анатолий Федорович ачышны хуплый. Кафедрада яңалык уңаеннан фикер алышу үткәрә. Монда Альберт Габделбәр улы хезмәттәшләренә лазер, нурланыш, тарту көче турында сөйли. Әмма аралашу шуннан еракка китми, кафедрада гыйльми эш докторлык диссертациясе итеп яклауга чыгарылмый. Мондый битарафлык берничә ел рәттән кабатлана.
- Хезмәт бар, теләктәшлек күрсәтү юк, - ди бу уңайдан түземлеге беткән Альберт җитәкчесенә. - Фәндә дүрт ел буе болай кәмит ясарга ярамый. Халыкара журналларда 5 мәкаләм басылуга карамастан, диссертация яклауга юлны ачмыйсыз. Ә АКШ университетында Лейк Мурабо 50 граммлы тарту көчле двигатель белән профессор булып йөри. Бездә исә 500 граммлы тарту көчен күрмәмешкә сабышасыз. Мондый шартларда мин эштә кала алмыйм.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ
Нет комментариев