Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Салтыйган кызы «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булды

Салтыйган авылы китапханәчесе Гөлсинә Камаловага "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге зур бүләкне аңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә тапшырды.

Татарстан Президенты сайты хәбәр иткәнчә, ул көне Кремльдә республиканың күренкеле фән, мәдәният, җитештерү һәм сәнәгать эшлеклеләренә Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды.Чарада катнашучыларны сәламләвендә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, лауреатларның һәрберсе республика үсешенә гаять зур өлеш кертә. «Монда безнең кадерле ветераннарыбыз да катнаша. Залда шулай ук икътисадның һәм социаль-мәдәни өлкәнең барлык тармаклары вәкилләре дә бар, - диде ТР Президенты. - Республика үсешенең нигезе, әлбәттә, кешеләр. Безнең нефтебез, җиребез, суыбыз бар, үз җиребезнең, үз республикабыз­ның мондый патриотлары, мондый кешеләре булмаса, без уңышка ирешә алмас идек». Тантана азагында Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре лауреатларына ирешкән уңышлары һәм тырыш хезмәтләре өчен тагын бер кабат рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салтыйган кызы «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булды