Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Салтыйганда халык җыены узды

Авыл җирлекләренең еллык эшчәнлегенә багышланган халык җыеннары быел Салтыйган авылыннан башланып китте. Хан сарае кебек шулкадәр матур мәдәният йортында узды ул. Җыенга килгән Багай, Колабирде, Арыслан авылында яшәүчеләр дә әле былтыр майда гына капиталь ремонттан соң ачылган җылы, якты, иркен бинада авылларының бүгенгесе, киләчәге турында сөйләштеләр. Авыл халкы җирлек әһәмиятендәге...

Халык җыеннарының берсен дә калдырмыйча йөрүче район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, шулай ук прокурор Руслан Заһретдинов, пенсия фондының Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова, почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Гөлсәрия Галиәскәрова, баш врач Гөлнара Сафиуллина, терапевт Марат Бакаев, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Фирнат Гарапов, полиция, элемтә бүлеге һәм башка оешмаларның җитәкче-хезмәткәрләре катнашында үтте җыен. Башка авыл җирлекләрендә узачак җыеннарда да районнан килгән җитәкчеләр халыкны шул составта тыңлаячак, сорауларына җавап бирәчәк. "Ак Барс Кайбыч-2" җәмгыяте директоры булып әле яңа гына эшли башлаган Радик Миңнуллин да катнашты анда. Салтыйганда җыен Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецованың чыгышы белән башланып китте. Ул узган ел дәвамында җирлектә башкарылган эшләр турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Әлеге эшләрнең барысы да җирлектә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән. Баганаларда төнлә дә ут яна, һәр икенче йортта телефон бар, интернет кергән, 24 йортта кабельле телевидение карыйлар. Багай, Салтыйган, Арыслан авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар, кибетләр эшли. Багайдагы башлангыч мәктәптә 14 бала, Арысланда алты укучы белем ала. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, республика програмасы буенча быел Арыслан башлангыч мәктәбенә ремонт ясалачагын хәбәр итте, клуб ремонтын да хәл итәргә вәгъдә бирде. Багайдагы мәктәп ремонтын 2018 ел планына кертергә җыеналар. Багайдагы асфальт юлга ремонт үткәрелгән, Арысландагы бер урамга 220 метр озынлыкта вак таш түшәлгән. Үзара салым акчасына Багайда юл яңартылган, суүткәргеч ремонтланган, чишмә төзекләндерелгән. Арысланда зират, скважина тирәсе тотып алынган. Салтыйганда авыл халкы соравы буенча Шеланда елгасы аша җәяүлеләр өчен күпер төзегәннәр. Саный китсәң, башкарылган эшләре байтак. Быел да үзара салым акчасын халык өчен файдалы эшләргә тотачаклар. Крайновлар кебек күп итеп мал асрап, үзләреннән артып калган терлекчелек продукциясен дәүләткә сатып яшәүчеләр күбрәк булсын иде, дигән теләген дә белдерде чыгыш ясаучы. 2015 елда ит-сөт сатудан 17 миллион сумнан артыгрык керем алсалар, былтыр ул 26 миллион сумнан да артып киткән. Дәүләт ярдәменнән дә файдаланалар. Былтыр сыер асраучыларга җирлек буенча 363 мең сум акча бирелгән (бер башка мең сум исәбеннән), кәҗә тотучыларда субсидия алган. Ике хуҗалык республика программасы буенча алынган 200 әр мең сум акчага мини-ферма төзи.
Балаларның аз тууы, үлем очракларының күп булуы бу җирлеккә дә хас күренеш. Узган ел ялган аракыдан - метил спиртыннан агуланып бер кеше үлгән, тагын икесенең гомерен чак кына саклап калганнар. Прокурор Руслан Заһретдинов участок уполномоченныена ялган аракы сатып, кеше гомерен куркыныч астына куючыларны фаш итүдә активрак эшләү бурычын куйды. Салтыйган авыл мулласы Равил абый авылда башкарылган эшләр өчен җитәкчелеккә рәхмәтен белдерде.
Халык җыенында 2017 елга яңа бурычлар билгеләнде, аларның барысы да җирлек өчен зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салтыйганда халык җыены узды