Хәбәрләр
Салым түләү вакыты тәмамланырга санаулы көннәр калып бара
2015 елның 23 ноябрендә кабул ителгән "Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында"гы 320 нче федераль закон нигезендә Салым кодексының 409 маддәсенең беренче пунктына үзгәрешләр кертелде. Шул нигездә физик затлар милек, җир һәм транспорт салымнарын 2016 елның 1 декабренә кадәр түләргә тиеш. Бу хакта район прокуратурасы хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, элек физик затлар өчен салым түләү срогы узган салым чорыннан соңгы елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча дип билгеләнгән иде. Салым органнары штраф түләттермәсен һәм пеня исәпләмәсен өчен, закон нигезендә каралган барлык төр салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк. Әгәр дә салым түләүченең салым органы сайтында шәхси кабинеты булса, аларга салым түләү кагазе почта аша килми, ә электрон формада шәхси кабинетына җибәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев