Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Салым түләүдә - үзгәрешләр

Район Советының утырышлар залында эшмәкәрләр, бюджет оешмалары бухгалтерлары катнашында салымнар түләү буенча киңәйтелгән киңәшмә үтте.

Киңәшмәне башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина алып барды һәм киңәшмәдә катнашучы салым инспекциясе вәкилләре белән таныштырды. Анда Татарстан Республикасы буенча 8 нче Федераль салым хезмәтенең Яшел Үзән шәһәрендәге районара инспекциясе вәкилләре – инспекция начальнигы урынбасары Галина Юсупова, дүртенче комераль тикшерүләр бүлеге начальнигы Ольга Царапенко, хисап һәм салым түләүчеләр белән эшләү бүлегенең өлкән дәүләт салым инспекторы Ольга Бутусова, бюджет - отчет бүлегенең өлкән дәүләт салым инспекторы Лилия Батыршина катнашты.
Ольга Царапенко салымнар түләүдәге үзгәрешләр, салым түләү вакытлары, тәртибе турында аңлатма бирде. Салым инспекциясе вәкилләре залдагыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев