Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сантехника алырга уйласагыз, “Кайбыч таңнары” журналистын чакырыгыз

Сыйфат темасын күтәргәч, дәшми калып булмады. Беренче карашка алай мөһим булып тоелмаса да, әйбернең сыйфаты, чыннан да, зур әһәмияткә ия. Начар әйбер сатып алгач, беренчедән, кәеф кырыла, икенчедән... Ярый ла ул бер чиләк майонез, чәйнек, колбаса яисә сыр кебек әйбер булса.

Ә зуррак булса нишләргә?! Әйтик менә, унитаз алып кайтып урнаштырып куйдың да, һәм, Аллаһыга шөкер, эш бетте дип кенә сөенгәндә генә аның брак икәнлеге ачыкланды ди?! Ул очракта нишләргә? Яңадан урыныннан кубарып алып, кибеткә илтергәме, яисә, әйдә, ярар әле, сылап куйгач берни булмас, дип, шулай калдырыргамы?

Якшәмбедә яңа өйгә күченгәч, энем көне буе унитаз белән раковина урнаштырды. Кран брак булып чыккач, тиз генә барып алмаштырып кайттык. Ә менә унитазның эше озаккарак сузылды. Герметик сылап урнаштырып, эше беткәч кенә, бер җирендә су агырлык ярыгы барлыгын күрдек. Кибеттә бәхәсләшеп тормадылар, кире алдылар, чөнки брагы күзгә күренеп тора иде. Икенчесен башка кибеттән алдык. Монысы инде күпкә матуррак иде. Инде, мин әйтәм, бик әйбәт булды, башта ук шунсын аласы калган дип сөенгән идем, монысы да насыйп булмаган икән - су салып карагач, ике җирдән су агыза башлады. Ансын да илтеп куярга туры килде...

Бозылган сырлар, колбасалар күпме алганны һәм илтеп биргәннәрне язып тормыйм инде, озынга китә. Баланы кибеткә җибәргәч, искергән печенье-конфет биреп җибәргәннәрен дә. Хәзер инде олылары зур - карап, сорап ала беләләр. Аннан авылда ишек куйдырганны да бер-ике сүз язып китим әле - ишек куйдырырга җыенучылар белеп торсын. Килеп куеп киттеләр ишекне. Мул гына итеп күбекләре чыгып калды, икенче көнгә ишек рәтләп ачылмас һәм ябылмас булды. Өстәвенә, ачып җибәргәч, сикерә башлады. Шалтыраткач килделәр, озак кына маташтылар: суктылар, бордылар, кыйнадылар ишекне. Дәшми генә карап тордым да, сәгать ярым узгач, яннарына килдем. Мин әйтәм, үзегез шушындый ишек белән калыр идегезме? Дәшмәделәр. Шулай булгач, әйдәгез, спектакль уйнамагыз, салдырып алыгыз, дидем. Әти уңайсызланды, билгеле, яхшы түгел, ди. Ә сыйфатсыз әйбер сатучыларга, куя белми куючыларга яхшы! Авыл кешесенең гадилегеннән бик оста файдаланалар. Шуңа күрә дә, әйбер сатып алганда, куйдырганда игътибарлы булыгыз, кибеттә сатучыларны гына гаепләп булмый, үзебез дә уяу булыйк. Шулай ук кибетчеләр дә, белә һәм күрә торып, начар әйбер биреп җибәрмәсеннәр иде. Башта уйлагыз: үзегез шундыйны алыр идегезме? Ә инде теге ике унитазга килгәндә, нәрсә дисезме? Зыян юк, мин андый юк-бар нәрсәләр өчен кәеф боза торган кеше түгел. Һәр начар нәрсәнең дә яхшы ягы була. Аның каравы, хәзер унитаз сайлап ала беләм. Алай-болай алырга уйласагыз, дәшегез, барам, иренеп тормыйм һәм акча да сорамыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сантехника алырга уйласагыз, “Кайбыч таңнары” журналистын чакырыгыз