Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Сезнең тормыш – безнең горурлык!

1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Анда мондый юллар бар:
— Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, барлык өлкәннәребез! Район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм! Бу — безнең барыбыз өчен дә үзгә бәйрәм. Өлкән буын кешеләре зирәклек чыганагы булып тора, шуңа күрә дә яшь буын өчен алар кыйммәтле байлык. Киңәш сорап сезгә мөрәҗәгать итәбез, сезнең белән шатлыкларны уртаклашабыз. Сез күпмилләтле халкыбызның бай тарихын яздыгыз, районыбыз, гомумән, республикабыз, илебез данын күтәрдегез. Илгә лаеклы ул-кызлар үстердегез, бүген тормыш тәҗрибәсен оныклар, оныкчыкларга тапшырасыз. Хезмәтне яратып, бүген дә тормыштан тәм табып, янып-көеп яшисез. Авырлыкларга чыныккан иңнәрегез, сабыр җаныгыз хәзер дә ил язмышына битараф түгел. Сезнең күбегез иҗтимагый оешма әгъзасы, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертә, иҗат, спорт белән шөгыльләнә.

Өлкән буын кешеләрен социаль яклау буенча районда мөмкин булганның барысы да эшләнә. Елдан-ел социаль ярдәм күрсәтү ныгый, ветераннар оешмалары актив эшли. Безнең алдагы бурыч — өлкән буын кешеләренең тормышын тагын да сыйфатлы, күпкырлы, тулы итү.
Хөрмәтлеләребез! Район үсешенә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Якын-нарыгызның яратуын, кайгыртуын тоеп яшәгез. Алар сезне уңышлары белән сөендерсен. Сезнең гомер — ул байлык. Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә җылысы, күтәренке кәеф телим. Гомер көзләрегездә урыныгыз түрдән, табыннарыгыз мул, җаннарыгыз тыныч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев