Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Шүширмә уңганы 74 яшендә дә шофер булып эшли

Эшен яратып башкарган тырыш кешеләрнең бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора.

Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үзенең лаеклы урынын таба, дип юкка гына әйтмиләр. Шүширмә авылында яшәүче 74 яшьлек Фәһим Халиков та, олы яшьтә булуына карамастан, әле һаман да яраткан эшен дәвам итә.
Язмабыз герое сүзен балачак елларын искә төшерүдән башлады.
– Мөнирә һәм Мәлик Халиков ларның җиде балалы гаиләсендә дүртенчесе булып дөньяга килгәнмен, – диде ул. – Әтием механизатор булып эшләгәнгә, гел янәшәсендә кайнашып үстем, җәйге каникулларда аның янында эшләп йөрдем. Ул мине техника белән идарә итәргә, аның нечкәлекләренә өйрәтте. Әнә шулай, үзе дә сизмәстән, гомерлек һөнәремә нигез салды. Борындык авылында мәктәпне тәмамлагач, 1966-1967 елларда хәрби комиссариат юлламасы белән Тәтештәге ДОСААФта автомобиль йөртүче һөнәрен үзләштердем. Аннан соң Совет Армиясе сафларына алындым. Армиягә кадәр һөнәр үзләштерүем ярап куйды, автобатта ике ел ярым хезмәт иттем. Хәрби хезмәт вакытында да урып-җыюда катнашырга туры килде. Армиядән кайткач, озак лап ял иттермәделәр. Куйбышев исемендәге колхозда “ДТ-75” тракторында эшли башладым. Ике ел тимер ат иярләгәч, шофер эшенә күчтем. Хезмәт юлымда “ГАЗ-51”, “ГАЗ-52”, “ГАЗ-53” “ЗИЛ” автомобильләрендә, автобуста эшләргә туры килде. Соңгы 22 елда “КамАЗ”да эшлим.
Ул 1971 елда авылның уңган-булган, алдынгы савымчысы Нурания белән гаилә корып җибәргән. Бер-бер артлы ике уллары, бер кызлары
дөньяга кил гән. Уллары да әтиләре һөнәрен сайлаган. Альберт Казан шәһәрендә, Ленар Апас районының Каратун авылында яшәп, шофер булып эшлә гән. Олы уллары Альбертның гына гомере кыскарак булып чыга. Ул, биш ел элек, 46 яшендә, тормыш иптәшен тол, кызын һәм улын ятим калдырып, каты авырудан вафат була. Кызлары Лилия Казан шәһәрендә эчке эшләр органнарында хезмәт куя.
– 23 ел колхозда терлекчелек тармагында эшләп, лаек лы ялга чыктым. Савымчы һөнәре җиңелләрдән түгел, башкалар рәхәтләнеп йоклаганда, син иртә таңнан сыерлар янына ашыгасың. Хәзер фермаларда барлык эш тә диярлек автоматлаштырылган, без эшли башлаган елларда сыерларны кул белән саудык, – ди Нурания апа. – Хезмәтемне хуҗалык, район җитәкчеләре бәяләп килде, Мактау кәгазьләрем дә күп, бәйрәмнәрдә дә бүләксез калдырмадылар. Пенсиягә
чыкканда “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исем, “Хезмәт ветераны” дигән медаль дә тапшырдылар. Фәһим абыегыз колхозда, бер дә карышмыйча, кая кушсалар, шунда эшләде. Ул өйдә кул кушырып утыра торганнардан түгел. 74 яшендә булуына карамастан, эшләвен дәвам итә. Гомер буе эшләсә дә, аның хезмәтен вакытында тиешенчә бәяләмәделәр. Колхоздан бирелгән Мактау кәгазьләреннән кала, бүләге юк. Югыйсә, хөкүмәт бүләкләренә ул да лаек булырлык иде, – диде тормыш иптәше Нурания апа.
Авыл халкы Фәһим Халиковны хезмәт сөючән, ярдәмчел булуы өчен хөрмәт итә.
– Фәһим абый мин малай чагында ук шофер булып эшли иде инде. Хәзер дә ул безнең алыштыргысыз ярдәмчебез. Язгы кыр эш ләре барышында, вакыт белән исәпләшмичә, чәчү агрегатларын орлык белән тәэмин итте. Терлек азыгы хәзерләгән чорда басудан сенаж базына яшел масса ташыды. Урып-җыю вакытында комбайннардан ашлыкны ындыр табагына ташый, көзге чәчүдә орлык илтә. Аның кебек уңган кешеләр булганда, эшебез дә уң булыр, –диде хуҗалыкның баш инженеры Ирек Тимершин.
Нурания һәм Фәһим Халиковлар тормыштан тәм һәм ямь табып, бер-берсенә терәк, кирәк булып, оныклары, оныкчыкларына куанып, матур гомер итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев