Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Синең китүеңә күңел әле дә ышанмый, Фирдүс

Хезмәттәшебез Рәзинәнең дә Фирдүсеннән башка гына яши башлавына ярты елдан артык вакыт узып бара икән инде. Өч баласының кадерле әтисе, тормышының терәге булган ирен сагынып сөйләмәгән бер көне дә юктыр аның. Йөрәгенең яралы, күзләреннән мөлдерәп яшь агарга гына торган чагы. Ул гына түгел, район оешканнан бирле Казанга автобуста йөрткән пассажирлары...

Боз мәйданына килүчеләрнең барысы да иң элек стадионга керү юлындагы зур баннерга игътибар итте. Әнә Фирдүснең елмаеп төшкән зур фотосы, гаиләсе, хоккей уйнаганда төшкәннәре дә бар. Аның юклыгына ышанасы да килми, әйтерсең лә ул үзе дә монда. Хоккей ярышына Апас, Аксубай район­нарыннан да килгәннәр. Җанатарлар да күп, гыйнвар салкыны да куркытмаган. Кафедагылар шашлык пешерә,чәйләре кайнап тора, тәм-томнары да җитәрлек. Менә хоккейчыларның барысы да боз мәйданына чыкты. Фирдүс Юныс улының якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителгәннән соң, комментатор Гөлинә Габдрахманова сүзне ярышны оештыручы Татарстанның атказанган физкультура укытучысы Илдус Вәлиуллинга бирде. Ныклы ихтыяр көчле гаярь ирнең дулкынлануы йөзенә чыккан, елап диярлек сөйләде ул.
- Без Кайбычта хоккейны Фирдүс белән бергә Бәрле елгасында башладык. Авылда хоккей тартмасы ясау өчен үз көченә төзелеш материаллары алып кайтты. Ә инде шәхси автобусы булгач, хоккей командасын ярыш­ларга бушлай йөртә иде.Бүген аның безнең арада булмавына йөрәк ышанмый, әле былтыр гына бергә уйнаган идек. Көчле уенчы, ышанычлы дус, кешелекле иде ул. Сезнең каршыда эленеп торучы 64 дип язылган футболка Фирдүснеке. Ул шушы сан астында чыгыш ясады, бу номер бүтән беркемгә дә бирелмәячәк. Улларына гына бирелергә мөмкин. Дүртенче класста укучы Нияз да хоккей уйнарга ярата, аңа командабыз исеменнән менә шушы исемле кәшәкәне бүләк итәбез. Ә гаиләсенә Фирдүснең рәсеме төшерелгән сувенир ясаттык. Ярышны оештырганда кемгә генә мөрәҗәгать итмәдем, берсе дә спонсорлык ярдәме күрсәтүдән баш тартмады. Алга таба да бер-беребезгә хөрмәт белән ярдәмләшеп яшәргә язсын иде.
Фирдүснең Казан шәһәрендә яшәүче абыйсы Дилүснең тормыш иптәше Хәнифә апа да Кайбычка зур әзерлек белән кайткан.
- Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу ярышны оештырырга теләктәшлек күрсәтмәсә, ул, бәлки, узмаган да булыр иде. Шуңа да аңа бар нәселебез исеменнән рәхмәтебезне белдерәм. Фирдүс, тормышның төбеннән күтәрелеп, алга таба яшәргә, эшләргә, һәр нәрсәне булдырырга омтылды. Алар нигезенә килен булып төшүемә 37 ел, минем күз алдында үсте ул. Тормышның ачы җиле тиде аңа, вакытсыз үлеме үзәкләребезне өзә. Бу ярышка җыенуымны белгәч, танышларым, якын дусларым да бүләк ясарга булды. Казан Кремле панорамасы төшерелгән әлеге картина шәһәр мэры Илсур Метшин бүләге. Аның артына "Фирдүс Ибәтуллинның якты истәлегенә" дип язылган. Без аны Галия Кайбицкая музеена бүләк итәбез, киләчәк буыннар шундый авылдашларын белергә тиеш дип санадык. Республикабызның данлыклы "Ак Барс" командасы Олы Кайбыч хоккей командасының көчле уенчылары Лукояновның хоккей формасын, командадагы һәр хоккейчының имзалары куелган кәшәкәләр җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Синең китүеңә күңел әле дә ышанмый, Фирдүс