Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

“Сәламәтлек – яшәү рәвешем!” конкурсында катнашыгыз!

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан республикасы буенча идарәсе "Сәламәтлек - яшәү рәвешем!" дип аталган слоганнар (слоган - теманы ача торган кыска һәм мәгънәле фраза, әйтем) конкурсы игълан итә. Үткәрелү вакыты: 21 марттан 25 майга кадәр.

Конкурс халыкны сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, сәламәтлек темасына кагылышлы календарьдагы даталарга игътибарны арттыру максатында уздырыла. Слоганнар "Сәламәтлек - яшәү рәвеше!", "Вакцинацияләргә -әйе!", "Наркотикларга - юк!" темаларына уйлап табылырга тиеш. Интернеттан алынга эшләр конкурста катнашмый. Конкурска эшләрне 25 майга кадәр kazankonkurs@mail.ru электрон адресына яки Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 30нчы йортка җибәрергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат 16.rospotrebnadzor.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Сәламәтлек – яшәү рәвешем!” конкурсында катнашыгыз!