Сәнгать мәктәбенә йөрүче укучылар Картлар йортындагы әбиләргә калфак чиккән
Балалар сәнгать мәктәбенең декоратив-гамәли сәнгать бүлегенә йөрүче укучылар Федоровское авылында урнашкан Картлар һәм инвалидлар интернат-йортта яшәүчеләргә бүләкләр әзерләде.
Алар «Мәдәният волонтерлары» акциясенә кушылды һәм педагоглары Светлана Бартязова җитәкчелегендә тугыз калфак ясады.
– Без ул калфакларның барысын да күңел байлыгыбызны биреп ясарга тырыштык. Интернатта яшәүче әбиләр аларны яратып кияр дип уйлыйбыз, – диде кызлар.
Әңгәмәбезгә Светлана Альбертовна да кушылды.
– Мәктәптә эшли башлавыма утыз елдан артып китте инде. Технология дәресләре алып барам, рәсем, музыкадан укытам. Декоратив-гамәли бүлек әле быел гына ачылды. Анда сигез кыз, бер малай шөгыльләнә, – диде ул. – Без Халыкара өлкәннәр ункөнлегендә Картлар йортында яшәүчеләр алдында концерт куйган идек. Аларга балалар үз куллары белән ясаган открыткалар да бүләк итте. Калфакларны да яратып ясадылар. Аларны тегү өчен бәрхет, бисерны мәктәп бирде, ә атлас тасмаларны балалар өйләреннән алып килде. Мондый игелекле гамәлләр балаларны шәфкатьле булырга өйрәтә.
Светлана Бартязова алып барган бүлектә Олы Кайбыч, Бәрлебаш, Ульянково, Кошман, Олы Урсак мәктәпләренең беренче, өченче класс укучылары шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев