Социалистик Хезмәт Герое Мария Турунтаева вафат булды
Яшел Үзәндә гомер кичергән кадерле якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Мария Сергеевна Турунтаева агымдагы елның 8 гыйнварында 98 яшендә вафат булды.
Аны соңгы юлга озатырга барган Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бердәнбер кызы Валентина Анатольевнаның, оныклары, туганнарының авыр кайгысын уртаклашты.
Кайбыч төбәгенең хезмәт батыры, Багай авылында туып-үскән һәм озак еллар буена фермада савымчы булып эшләгән Мария Турунтаеваны якташлары беркайчан да онытмады. Туган авылыннан китеп, шәһәр кешесенә әйләнүенә дистә еллар вакыт узса да, ул гел безнең белән булды. Горурлыгыбыз булган Социалистик Хезмәт Героен туган көннәрендә, бәйрәмнәрдә өенә килеп котладылар. Кайбычтан килүчеләрне һәрвакыт колач җәеп каршы ала торган иде ул.
Кайбыч үстергән батырлар арасында Социалистик Хезмәт Геройлары Барый Гарифуллин, Рифкать Кәлимуллин, Антонина Евдокимова, Аграфена Сергеева, Мария Турунтаева да бар. Алар хөрмәтенә 2017 елда Кайбычның Җиңү паркында бюстлары ачылды. Ул тантанага Мария Турунтаева үзе дә кайткан иде. Нәкъ үзенә охшатып ясалган бюстка бик озак карап торды ул. Әйтерсеңә лә, авырлыкта узган яшьлек елларын, көн-төн эшләгән хезмәт юлларын искә төшерде. Илебез өчен зур эшләр башкарган якташларыбызның берсен дә онытырга хакыбыз юк. Алар даны — мәңгелек!
Мария Турунтаеваның хезмәт батырлыгы безгә яхшы таныш. Кайбыч төбәгенең данын еракларга таратуы, алтмышынчы-җитмешенче еллардагы фидакарь хезмәте мактауга лаек. Мария Сергеевна, бишенче классны тәмамлауга, 14 яшеннән колхозда эшли башлый. 1942 елның язында фермада бозаулар карый. Шул ук елның кышында, күпчелек яшьтәшләре кебек, аны да урман кисәргә җибәрәләр. Сугыш елларында аңа җир сөрергә дә, урак урырга да, ташчы булып та эшләргә туры килә. Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәрендә үк фронтка киткән әтисе мәңгелеккә яу кырында ятып кала.
Илгә Җиңү язы килгәч, фермада савымчы булып эшләвен дәвам итә. Мария Турунтаева үз алдына бурыч куя: һәр сыердан 4000-4200 килограмм сөт савып алырга! Максатына ирешә тырыш кыз. Алдынгылар сафында атлаучы Турунтаеваны башкаларга үрнәк итеп куя башлыйлар.
«Яшьлек белән без эшнең никадәр авыр булуын тоймаганбыз да. Фермада эш бик авыр иде, чөнки бөтен эшләр кул көче белән башкарылды. Буйга кечкенә булсам да, башкалардан калышмас өчен, йөгерә-йөгерә эшли идем», — дип искә ала иде Мария Сергеевна яшьлек елларын.
Татарстан терлекчеләре арасындагы ярышта җиңү яулаган Мария Турунтаева Республиканың Мактау китабына кертелә һәм Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан, «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Ә 1971 елда ул Ленин ордены, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була һәм аңа урак белән чүкеч төшерелгән Алтын йолдыз тапшыралар. Үз-үзен аямыйча эшләгән савымчы, сәламәтлеге какшау сәбәпле, лаеклы ялга чыга. Шуннан соң тормыш иптәше белән Яшел Үзән шәһәренә бердәнбер кызлары Валентина янына күчеп китәләр. "Безнең әни бер вакытта да эшсез тормады. Үз йортлары белән яшәгәнлектән, бакчаларында ни генә үстермиләр иде. Безне дә, оныклары Валерий гаиләсен дә яшелчәләр белән тәэмин итеп тордылар, — диде кызы Валентина Анатольевна. — Ул гел бакчада кайнашты, теплицада яшелчәләр үстерде. Безнең бакчада бер чүп үләне дә тотмады. Озын гомерле булуының сере дә гел хәрәкәттә булуында.
Мария Турунтаева — илебез каршында дан казанган шәхесләрнең берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев