Сөембикә Натфуллина, Федоровское: «Гомернең иң самими чаклары»
Газета укучыбыз балачак хатирәләре белән бүлешә.
Тугры дустым
Менә балачак хатирәләрен барлап утырам әле. Кай арада үсеп җиттек соң? Нигә шулай тиз-тиз үтеп китә икән балачак?
Без кечкенә вакытта нинди генә шуклыклар кылмый идек. Рәхәтләнеп уйнадык та, әти-әниләргә йорт эшләрендә булышырга да вакыт таптык. Авыл балалары әнә шулай чыныгып үсә шул. Өйдәге бөтен вак-төяк эшләр безнең өстә иде.
Уйнарга уенчыклар булмаса да, күңелләребез һәрвакыт ачык иде. Әле бүгенгедәй хәтеремдә, зуррак апалар, пластилиннан кешеләр, өйләр, хайваннар ясап, фанера тактасына тезеп, верандага катырырга чыгара иде. Безне — миннән өч яшькә зуррак апамны һәм мине кисәтеп куялар. Янәсе, ул якка кыек күз белән дә карарга ярамый!
Кая инде ул аларны тыңлау! Апалар мәктәптә вакытта, без, өстебезгә дә кимичә, верандага чыгып, кулларыбыз зәңгәрләнеп беткәнче, рәхәтләнеп уйнап керәбез, чөнки алар безгә уйнарга бирми иде. Курчаклар да юк иде ул вакытта, апалар аларны чүпрәктән текте. Ә без, урам буеннан төсле пыяла калдыклары, буш консерва савытларын җыеп, сарай артына чыгып, «аш» пешереп, кунак-кунак уйный идек. Төсле пыяладан кояшны карыйбыз. Шуклыклар тулып ашкан иде. Киемдәге төймәләр белән дә пыр килеп уйныйбыз, әни мәрхүмә аларны һәрвакыт иске киемнән кисеп калыр иде. Зур толып төймәләре — әти-әни, ваграклары апа-абыйлар, балалар.
Шулай да, бала чагымның якты истәлеге булып, үзебезнең йорт этебез истә калган. Акбүнь исемле иде ул, ак муен сүзеннән алынган, мишәрчә — акбүнь. Иии, ул безнең апа белән икебезнең чын тугры дусты иде инде. Кая барсак та, нәрсә эшләсәк тә — ул гел безнең белән. Малайлар гына эт белән дус була бит, без кызлар — этебездән башка уйнауны күз алдына да китермибез. Тау шуу дисеңме, чанада безне тартып йөрүме.
Авылыбызда чәйгә су ала торган кое бездән шактый ерак иде. Җәй көне көянтәләп бөгелә-сыгыла нечкә җилкәләребездә су ташыйбыз. Шуңа күрә дә кыш җиткәнен зарыгып көттек.
Мин гаиләдә барлык балалар арасында иң чаясы булдым. Усаллыгым да бөтен иде. Озак уйлап тормастан, 40 литрлы фляганы чанама куеп, Акбүньне бауга җигеп, кыш буе су ташый идем. Этемә дә ошый иде бу хезмәт. Барганда фляга өстенә мин дә менеп атланам. Ә кайтканда, тулы йөкне түкми-чәчми, әкрен генә, терт-терт кенә атлап кайта идем. Чапмый да иде, ничек шулай кеше акыллары бар икән аларда? Шулкадәр тыңлаучан иде ул минем Акбүнем!
Бу күренешне авыл малайлары күп күзәтте. Алар да этләрен җигеп суга йөрмәкче булды, ләкин кая ул!
Аларның этләре, кеше күрсәләр дә, мәче күрсәләр дә ду килеп чабып китә. Үзләре бер якта, фляга-бидоннары белән чана икенче якта аунап кала.
Шунда инде мине горурлык хисләре биләп ала иде. Әти мәрхүм фляга утырып торсын өчен чанага ырмау да ясап куйды. Ул күтәреп төшереп йөртергә бик җайлы. Хәзерге акылым белән уйлап утырам, 10 яшьлек кыз-бала 40 литрлы фляганы күтәреп-сөйрәп йөргәнмен!
Эх, күңелле балачак! Сагынам да инде шул вакытны, әти-әниләр исән-сау, абый-апалар белән бер ызба кеше!
Гомер үтә диләр, гомер үтми ул, без үтәбез гомер юлларын.
Исемнәрең кем куйган...
Тулай торакта торып укыган вакытта без бүлмәдәш кызлар белән сүз куешкан идек. Кем беренче кияүгә чыгып кыз таба, баласына Регина диеп исем куша, әгәр дә малай булса, Руслан дип.
Яшьлек, хыялый вакытлар. 16-17 яшьлек кызлар гына бит әле без ул чакта. Шулай да табигать-ана тарафыннан йөкләнгән ана булу вазыйфалары канга сеңдерелгән шул.
Дүрт кыз арасыннан мин беренче булып кияүгә чыктым. Әйткән антыма тугры калдым — кызым туды һәм аңа Регина дип куштым. Әтием һәм кайнатам аптырады инде, телләре әйләнмәде, татар исеме кушар дип көттеләр. Алай да ияләштеләр, Регинә дип әйтә башладылар.
Әйткән сүз — аткан ук! Дус кызларым алдында амәнәтемне үтәдем! Үзем шундый горур, канәгать идем. Һәм нәрсә дип уйлыйсыз? Бүлмәдәш кызларым да, бер-бер артлы кияүгә чыгып, кыз һәм ир-малайлар таптылар, берсе дә без сүз куешкан исемнәрне куймады. Бер мин генә сүземдә торган булып чыгам. Әй, яшь чак — юләр чак. Юк, юк, үкенәм дип әйтмим, чөнки кызымның исеме миңа нык ошый, шуңа да теләп куштым.
Мин бит үзем дә бик борынгы исем иясе. Ханбикәләр исеме — Сөембикә. Миңа бу исемне әтиемнең әнисе кушкан. Әбием бик укымышлы кеше булган, хәлфә булып авылда бик күп балалар укыткан.
Әйе, исемем — борынгы, кечкенә вакытта аннан ояла идем. Әбиләр исеме булып тоела иде. Җитмәсә, бөтен бала-чага, җай чыккан саен, мине Сөембикә манарасы дип үрти иде. Гарьләнеп елаганнарым да хәтердә. Үсә төшкәч, нинди исемгә ия булуымны аңлый башладым. Хәзер аның белән горурланам! Мәгънәле исем куштырганы өчен, әбиемә рәхмәт укыйм. Шуңа күрә, исемем җисемемә туры килерлек итеп яшәп ятыш, Аллага шөкер.
Мин ничек «сәпитле» булдым...
Миңа 7-8 яшьләр тирәсендә, 1972-1973 еллларда, бөтен нәрсәгә кытлык заманасы иде. Киемнәрне: күлмәк, ыштаннарны, халатларны, хәтта бияләйгә хәтле әтием үзе тегеп киертә иде безгә. Соры төстәге тимер тегү машинасы бар иде аның. Соңрак ул безне дә тегү серләренә өйрәтте.
Әйткәнемчә, уенчыклар, балалар велосипедлары төшкә генә керә иде. Онытып торам әле, ул вакытта балалар «сәпите» юк иде, зурларныкы гына. Буем үсә барган саен, күңел төште бит шул велосипедка. Бүгенгедәй хәтеремдә, беренче сыйныфка бара торган елым. Вәт, үтерепләр дә шул тимер «атны» алдырасы килә бит. Хыялым турында әти белән әнигә дә җиткердем. Ләкин алар бу эшне тиз генә башкарып чыгып булмаганны миңа яхшылап аңлаттылар. Чөнки, алар әйтүе буенча, беренчедән, «сәпит» безнең кибетләрдә юк, икенчедән, аны тулысынча акчага сатып алып булмый. Менә хикмәт! Мин берни аңламасам да, миңа 100 данә йомырка җыярга куштылар. Менә сиңа — иске авыздан яңа сүз! Каян шулхәтле җыярга тиеш инде мин? Безнең хуҗалыкта иң күбе 15-20 тавык булгандыр, әтәче белән. Ә өйдәге балаларның саны? Шуның яртысы! Әти-әниләр белән сигез баш.
Ул вакытта башка гаилә әгъзалары нәрсә әйткәннәрдер, миңа караңгы! Менә шулай итеп, мин үземнең хыялымны тормышка ашырырга керештем. Әйткән сүз — аткан ук! Шулай да 1,2-2 ай эчендә йомырканы җыйдым бит! Тавык оялары янында, печәнлектә, сушиләдә көннәр буе йомырка саклап утыра идем. Ул җәйдә күкәй ашаучы булмады, гаиләм хәлемне аңлаганнардыр инде.
Ниһаять, әти, мин җыйган йомыркаларны алып, район үзәгенә китте. Шул көнне мин ничек вакытны уздырырга белмәдем, ары чаптым, бире чаптым.
Менә әтием дә кайтты — миңа тиешле «сәпит» белән. Мин кичергән тойгылар, шатлык, «күккә» хәтле сикерүләр. Миннән дә бәхетле бала юк бу дөньяда.
Хисләнеп китеп, шатлыгымнан әтиемне кочып елаганым хәтеремдә. Әти-әни дә миңа карап үзләре дә шат һәм бәхетле иде. Гозеремне кире какмаганга, аларга хәзер дә рәхмәт укыйм. Бала өчен бик мөһим бит, гомерлек истәлек, ярату билгесе.
Үсә төшкәч, акны-караны аера башлагач, әтиләрдән сорадым ничек һәм күпмегә алганнарын. Мин җыйган йомыркаларга өстәп, тагын 30-40 сум түләгәннәр. Тәртибе шулай булган, күрәсең. Менә шулай мин тимер «атлы» булдым.
Иии чаптым инде ул сәпит белән, бер төшеп тормадым дисәм дә була. Егылып, тез башларын әз ярмадым, шулай йөрергә дә өйрәндем, әле бит йөри белмәгән башым белән сорап ятканмын. Йокларга яткач та, төшемдә педаль әйләндереп ята идем. Шулкадәр «кирәкле» әйбер булган.
Шул көннән башлап, бүгенгәчә "корыч атым«нан аерылганым юк. Дөрес, модельләре алышынып торды. Хәзер лаеклы ялда булсам да, һаман йөрим әле. Кая кибеткә барып киләм яисә авыл буенча болай гына йөреп әйләнәм. Кичләтеп, йокы алдыннан йөреп керергә яратам.
Менә шундый мәхәббәт велосипедка. Бала чагымның якты хатирәсе.
«Куян күчтәнәче»
Уйлар өермәсе мине яңадан бала чагыма алып кайтты. Миңа бары 5-6 яшь тирәләре генә булгандыр. Әкиятләргә, Кыш бабайларга нык ышана торган вакытым.
Әтием, кыш көннәрендә колхозда эш булмагач, кырдагы салам эскертләрен сакларга йөри иде. Кич китә, иртә таңнан, яктыра башлагач кайтканы исемдә.
Кичтән әни әтигә дип йомырка һәм кара ипи кисәкләрен, икмәк катысы дип әйтсәк, дөресрәк булыр, әзерләп җибәрә. Кирәк бит, шуның хәтле башлы булырга!
Һәр иртәне шушы күчтәнәчне алырга дип, мин барысыннан да иртәрәк торып утыра идем. Ул кыш көне төн буенча әтинең сумкасында кибеп каткан ипинең тәмлелеген белсәгез! Җитмәсә әле, әтием миңа аны куян җибәрде дип тә үсендерә иде. Миңа әле ул гына аз, әтине аптыратып, «Куян тагын ниләр әйтте миңа?» дим. Ул, үз чиратында, миңа "куян«ның теләкләрен җиткерә: мәктәпкә кергәч тырышып укырга, әти-әнине тыңларга, булышырга, тәти-матур кыз булып үсәргә дип күңелемне күрә иде. Әй, шул вакытта минем уттай янган күзләремне күрсәгез! Апаларым миңа көлеп караганнардыр, бәлки. Ләкин ул минутларда миннән дә бәхетле кыз булмагандыр.
Мин әле «куян күчтәнәчен» тиз генә ашамый идем, кадерләп, әкрен генә көне буе шуны кимереп йөрим. Мине шулай яратып үстергәне өчен әтиемә рәхмәтлемен. Моннан да газиз, якты балачак истәлегеннән кадерле ни бар тагын дөньяда?
Әлеге фото интернет аша ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.
Сөембикә Натфуллина,
Федоровское
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев