Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сөембикә Натфуллина, Федоровское: «Мәрхәмәтле күрше апам»

Күршеләрдән бик тә уңдым.

Язмам авылдашым, күрше апабыз Зоя Сахарнова һәм аңа булган олы рәхмәтем турында.

1986 елда без, яңа гына өйләнешкән яшь гаилә, яңа фатирга күчендек. Дөрес, иремнең әти-әниләре дә бездән ерак түгел, бер урам аркылы гына яшиләр. Күршеләрдән уңу тормышта зур бәхет дип саныйм. Чөнки безгә алар белән гомер итәсе. Шатлык-кайгылар килгәндә дә аларга беренче булып чабабыз.
Зоя апа һәм Саша абый бездән күпкә олы гаилә, әти-әниләребез кебек. Алар бер малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерде, балалары да башка чыгып, гаиләле булып үзләре янында — күршедә генә яшиләр. Без бу йортка Зоя апалар белән бер вакытта күчендек. Аларга да Саша абыйның эш урыныннан бирелгән фатир иде. Кыскасы, ике фатирлы йорт.

Менә шулай, бер түбә астында, без — ике гаилә, дус-тату булып, 40 ел гомер кичердек. Кичердек дип сөйлим, ике ел элек, Саша абый үлгәч, Зоя апаны кызлары үзләренә яшәргә алып китте.

Зоя апа — белеме буенча фельдшер-шәфкать туташы. Ул, гомер буе безнең участок больницасында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Бик күп кешеләргә, пациентларына миһербанлы, шәфкатьле булды.

Ә Саша абый, безнең поселоктагы "Сельхозтехника«да слесарь-ремонтчы иде. Авыр да, мактаулы да булган эшен энәсеннән алып җебенә хәтле белде. Тирә-як районнарда­ да, аның бик яхшы ремонтчы икәнен ишетеп, күп килә иделәр. Шундый легендар, алтын куллы эшчеләр арабыздан мәңгелеккә китә шул...

Тормыш дәвам итә. Безнең дә ирем белән бер-бер артлы ике кызыбыз туды. Мин ике кечкенә бала белән көннәр-төннәр буе берүзем, ирем ул вакытларда һаман ерак юлда, икешәр атналап өйгә кайтып керми иде. Ул машина йөртүче булып эшләде. Кызларым үскәндә еш чирләде. Алар белән үзебездәге больница бусагасын күп таптарга туры килде. Балалар бит, алар шулай, берсе авырып китсә, икенчесенә шундук иярә. Күзләрем-башларым әйләнеп бетә иде. Үзем дә яшь, тәҗрибәм юк. Кая барырга? Шундый авыр вакытларымда Зоя апа коткара иде. Тәүлекнең кайсы вакытында ярдәм сорап аларга керсәң дә, беркайчан кире борганы булмады, киресенчә, үзем белән бергә йөгереп кереп балаларымны дәваларга тотына иде. Зоя апа безнең урамда яшәүче тирә-күршеләр өчен дә бик кадерле, хөрмәтле кеше булды. Ул безнең «ашыгыч ярдәм» иде. Беркайчан да вакытын кызганмады, эштән соң да, төнлә ярдәм сорап килүчеләргә дә булыша иде, аларның гозерләрен кире какмады. Менә шундый олы җанлы ул безнең Зоя апа!

Кире гаиләмә кайтып, без Зоя апа белән кечкенә кызларымны шактый дәваладык. Беренче ярдәм күрсәтеп, безне больницаларга озаткан чаклары да булды. Шулай авырый-терелә балаларым тернәкләнеп китте, Аллаһның рәхмәте. Мәктәпкә кергәч тә, аннан соң да башка чирләп йөдәтмәделәр. Балалар гына түгел, үзебез бераз чирләп китсәк тә Зоя апа янына киңәшкә чаба идек. Ул туганыбыздан да якын булды, күңеле һәрвакыт ачык иде. Уйларында һаман кешеләргә яхшылык, изгелек эшләү булды. 

Әйе, Зоя апалар белән бик тату яшәдек. Ул уңган бакчачы да әле. Язын-җәен алма, чия, карлыган ишелеп уңар иде. Шулай ук, һәр хатын-кыз чәчәкләр яраткан кебек, Зоя апа да аларга мөкиббән киткән кеше. Бакчасында нинди генә сорт чәчәкләр үсмәде. Ул аларның һәрберсен кадерләп, карап үстерә иде. Күршем мине бакча үстерүнең бик күп серләренә өйрәтте, төпле киңәшләрен бирде. Күрше хакы — тәңре хакы, дип безнең гаиләгә бик күп булышты, мең-мең рәхмәт сезгә, Зоя апа!

Күршеләрем, икесе дә лаеклы ялга чыгып, матур гына тормыш иткәндә, Саша абый авырый башлады — аяклары начар хәрәкәтләнде. Еллар үткән саен, авыруы тагын да көчәя барды һәм ул урын өстенә калды. Ләкин безнең батыр, кыю йөрәкле Зоя апабыз югалып калмады. Уколлар белән дә, дарулар белән дә Саша абыйны дәвалап, гомерен озайта килде. Ул үзе дә авырый иде. Ләкин, аяк өсте йөреп торгач, үзен аямады, кешегә зарланмады, сиздермәде. Шулай унбиш еллап ирен тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Гомер көзендә ялгыз калып, берүзенә күңелсез булмасын дип, кызлары кадерле әниләрен үзләре гаиләләренә алды.

Йөгерә-чаба яшь гомер дигәнебез дә үтеп бара. Күңел җылысы белән искә алырлык изге күршеләрем язмыш китабымда зур урын алып тора. Дөньяда шундый фидакарь, эчкерсез кешеләр күбрәк булсын иде!

Сөембикә Натфуллина,
Федоровское

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев