СОРАУЛАРЫГЫЗ БАРМЫ?
28 апрельдә Кайбычка Татарстан Республикасы Президентының халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе хезмәткәрләре килә.
Казан шәһәренең Киров районындагы балалар йортында узган бу киңәшмәдә ятим калган балаларны үзләренә алырга теләүчеләргә, хәзерге вакытта ятимнәрне тәрбияләүчеләргә консультация бирүче төркемнәр оештыру хакында сүз барды. Киңәш бирүче бу төркемнәрне ятим бала тәрбияләүче ата-аналардан оештырырга уйлыйлар. Әлеге киңәшмәдә башкарма комитетның опека бүлегенең баш белгече Зөлфия Гарәфетдинова һәм Олы Кайбычтан караучысыз калган кызны тәрбияләүче Рушания Лотфуллина катнашты. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә безнең районда ятимнәрне үз канаты астына алган 15 гаилә бар, аларда 28 бала тәрбияләнә. Киңәшмәне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев