Спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручы суд каршына басты
Кайбыч районы буенча 1нче суд участогында, спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырган өчен, гаепләнүчегә карата эш каралды.
Җәмәгать судьясы Гөлчәчәк Шәвәлиева суд каршына баскан С. Егоровка хокукларын, суд барышы тәртибен аңлатты. Гаепләнүче районыбызның Мәлки авылы кешесе булып чыкты.
Ул агымдагы елның 7 гыйнварында Олы Кайбыч — Камыллы автомобиль юлының 29 чакрымында исерек килеш «Лада Нива» автомобиле белән идарә иткән. Аны 6 сәгать 45 минутта ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Алар әлеге очракны видеога да төшергән. Шул ук вакытта аңа "Юпитер алкотекторы"нда тикшерү узарга тәкъдим иткәннәр. С. Егоров аннан баш тарткан. ЮХИДИ хезмәткәрләре аңа карата административ беркетмә төзегән һәм транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштергән.
Барлык документларны караганнан соң, суд С. Егоровның моңа кадәр административ хөкемгә тартылмавын, даими эш урыны, гаиләсе булуын исәпкә алып, аңа карата 30 мең сум күләмендә административ штраф һәм бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев