Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Спортның яңа төре — табарли Кайбыч көрәшчеләренә уңыш китерде

Агымдагы елның 29 ноябрендә Казан шәһәренең «Ак барс» көрәш сараенда «Табарли билбаулы уеннары» Бөтенроссия фестиваленең сайлап алу ярышлары узды.

Татарстанда уйлап табылган табарли дигән спорт төренең «тартыш» дисциплинасында 120 дән артык спортчы катнашты. Анда Казан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Лаеш кебек районнардан аеруча көчле катнашучылар килгән. Төп көндәшлек тә шулар арасында булган. 8-15 яшьлек егет-кызлар, кулларына билбаулар урап, бер-берсен мәйданчыктан тартып чыгарырга тырышты. Табарлиның «тартыш» дисциплинасының асылы да нәкъ шуны күздә тота. Яңа спорт төре булуына да карамастан, Кайбыч егетләре аерым осталык күрсәтте.

Бик көчле көндәшләре очраса да, җиңел генә җиңеп бардылар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 70 килограмм үлчәү берәмлегендә Риназ Фәсхетдинов икенче урын, 52 һәм 61 килограмм авырлыкларында Булат Сагунов, Раяз Гыйниятов өченче урын, 32 килограмм авырлыкта Илназ Галиуллин, алтын медаль иясе булып, 2026 елның ноябрендә узачак «Табарли билбаулы уеннары» Бөтенроссия фестиваленең гран-приенда катнашырга юллама алды. Кайбыч командасын тренер Раил Фәсхетдинов туплаган. Шәкертләренең унышларына сөенгән Раил район җитәкчелегенә, спорт комитетына һәм балаларның ата-аналарына рәхмәтен җиткерде. 

— Табарли билбау уеннары Бөтенроссия фестивале спорт өлкәсендәге зур вакыйгаларның берсе һәм ул милли спортны популярлаштыруга, Россия халыкларының мәдәни традицияләрен саклауга зур өлеш кертә. Турнир спортчылар арасындагы дуслыкны ныгыта, — диде Раил Фәсхетдинов. 
Уенны оештыручылар һәм анда катнашучылар спортның табарли төренең республикабызда гына түгел, аннан читтә дә үсеш перспективасы зур булуына ышаныч белдерде. Киләчәктә ярышлар географиясен киңәйтү, яңа катнашучыларны җәлеп итү һәм спортчыларны әзерләү системасын камилләштерү планлаштырыла. Табарли — спорт кына түгел, ул безнең тарихыбызның, мәдәниятебезнең бер өлеше, без аны саклау һәм үстерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш.

Нәрсә соң ул Табарли?

«Табарли иҗади һәм спорт проектларына ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Айдар Шәймәрданов әйтеп узганча, табарли — Татарстанда барлыкка килгән иң яшь спорт төрләренең берсе. Ул үз эченә билбау ярдәмендә башкарыла торган берничә төрле юнәлешне берләштерә. Әлеге спорт төренең авторлары — Россия журналистлары берлеге әгъзасы, режиссер, спортчы Айдар Шәймәрданов һәм Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Рәүфәт Шәймәрданов. 

Әтиле-уллы Рәүфәт һәм Айдар Шәймәрдановлар 2020 елда Әгерҗе районында урнашкан Тәберле авылы (Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе) урман-кырларын әйләнеп кайтырга була. Элегрәк Рәүфәт билгеләнгән җирдә аучылык өчен җавап биргәнгә күрә, әлбәттә, аның күңеле шушы биләмәләрдәге кош-корт, җәнлекләрне барлап чыгарга тартыла. Озак кына йөргәннән соң, Айдар белән Рәүфәт урманчылар эшли торган диләнкәгә килеп чыга. Игътибарны җәлеп иткәне шул була, урманчылар, утын әзерләү эшләрен бетерүгә, билбаулар, баулар кулланып, агачларны арбага урнаштыра башлый. Нәкъ шушы күренешләр «Табарли» дигән спорт төрен уйлап табарга этәргеч бирә дә инде. Әлеге сүз «табар» һәм «ли» дигән ике тамырдан тора. 

Бу очракта «Табар» — фарсы теленнән «балта», ә «ли» көнчыгыш телендә «көч, куәт» дигәнне аңлата. Туры тәрҗемә ясаганда, әлеге спорт төрен «балта көче», ә балта белән эш итүчене «табар-дар» дип атарга булыр иде. Шуңа да карамастан, урманчыларның эш вакытында баулар белән дә эш итүен исәптә тотып, әлеге спорт төренең төп атрибуты итеп билбауны сайлау уңышлырак күренә Шәймәрдановларга. Моннан тыш, билбау көнкүрештә, гореф-гадәтләрдә, кием-салымнарда киң кулланыла. Шуңа күрә ул көндәлек тормышта да, спортта да үз урынын таба ала. Билбауның фәлсәфи нигезе дә бар, әлеге спорт төре ярдәмендә без күпчелек халыкларны дуслык билбавы белән колачлый алачакбыз дип өметләнә авторлар. 

«Табарли» спорт төренең тәртибенә килсәк, ул «Тартыш», «Этеш», «Атыш» дигән берничә юнәлештән тора. Әлеге юнәлешләр буенча аерым ярышлар да урнаштырырга мөмкин. Бәйгеләрдә ир-атлар да, хатын кызлар да, балалар да катнаша ала. 

«Тартыш», кагыйдә буларак, өч метр аралыгындагы мәйдан эчендә оештырыла. Көндәшләрнең максаты — бер-берсен әлеге мәйдан чикләреннән тартып чыгару. Билбауны тамгалары куелган аралыктан үзеңә җайлы итеп тотарга рөхсәт ителә. 

Республикабызда барлыкка килгән спорт төре буенча беренче ярышлар нәкъ менә Татарстан флагы көнендә узу да очраклы түгел. Әлеге ишарә илебезгә, халыкыбызга хөрмәт дип ассызыклый оештыручылар. Кайбыч егетләренең шушы тарихи мизгелдә мәркәзебез Казанда чыгыш ясаулары һәм җиңүләре табарли спорт төренең тарих битләренә кереп калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев