Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Сталинград-Берлин, Драндров»

Олы Тәрбит авылында яшәүче Геннадий Драндров әле шушы көннәрдә генә редакциягә килде. Аны совет чорында төрле елларда чыккан район газетасының төпләмәләрендә туган авылының сугыш, сугыштан соңгы чоры, аның кешеләре, тарихы турындагы язмалар кызыксындыра.

Газетабызның бу санында әтисе Семен Драндров турында язып килгән мәкаләсен бастырабыз. Төрле елларда тыл хезмәтчәннәреннән сораштырып язган мәкаләсе белән алдагы санда танышырсыз. 

Җиденче бала булып дөньяга килгән Геннадий Драндров балачактан ук финанс системасы белән кызыксынган. Шуңа да сигезенче класстан соң, 1967 елда Канаш шәһәрендәге финанс техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, 1970 елда Кама Тамагы районының финанс бүлегенә өлкән экономист итеп җибәрәләр. Анда ике ел эшләгәч, армия сафларына китә. Хәрби хезмәтен намус белән үтеп кайткач, Канаштагы авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән экономист булып эшләвен дәвам итә. 1974 елда Чүти авыл советының бухгалтеры итеп билгеләнә һәм анда 20 ел эшли. Кайбыч районы оешкач, 2000 елга кадәр салым инспекциясенең баш инспекторы вазифасын башкара. Соңрак, «Мир» колхозының рәисе һәм район кулланучылар җәмгыяте рәисе булып эшли. Башлангыч класслар укытучысы булып хезмәт куйган тормыш иптәше Анна Ивановна белән балалары, оныклары шатлыгына куанып яши.

Әтием Семен Гаврилович Драндов 1912 елда дөньяга килгән. Яшьтән үк җырларга яраткан. Уналты яшеннән Татарстанның атказанган артисты булачак 15 яшьлек Вәли Галкин белән бергә авыл чиркәү хорында җырлый башлый.

Әтием чиркәү чаңнары сугарга да булышып йөри. Унҗиде яшендә авылыбызның побы, син чаңнарны көйле сугасың, дип аны гыйбадәт вакытында чаңнарны сугуга күчерә. Ул 18 яшеннән авылыбызның су тегермәнендә урнашкан йон теттерү машинасында эшли башлый. Техниканы яратканын күреп, 1935 елда бер елга Лаешка шоферлыкка укырга җибәрәләр. Укып кайткач, колхоздагы бердәнбер полуторка машинасында эшли башлый.

Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән үк шул полуторкасы белән фронтка китә. Аны саперлар батальонына билгелиләр. Аларның бурычлары — безнең гаскәрләр чигенгәннән соң, фашистлар якынлашкан вакытта күперләрне шартлату. 1941 елның август уртасында чигенеп баручы безнең гаскәрләр белән Полтава өлкәсенең Оржица елгасы янында чолганышта калалар. Такталарга тотынып, бер сапер белән 70-80 метр киңлектәге елганы йөзеп чыгалар. Йөзеп чыкканчы, фашистларга кулланырга калмасын дип, машинаны ватып калдыралар. Алар икенче ярга чыгып җиткәндә, колхоз машинасы, мина төшеп, бөтенләй шартлый. Әти Оржица елгасы буенда фашистлардан качып зиреклеккә җыелган хатын-кызлар, картлар, бала-чагалар, яралы солдатларны фашист самолетлары бомбага тотуы турында ачынып сөйли иде. Анда меңләгән кеше булган. «Самолетлар очып китүгә, тынлык урнашкан кебек булды. Шуннан соң кисәк генә елга буенда ачы ыңгырашу, елау, кычкырган тавышлар яңгырады. Әйтеп-аңлатып бирерлек түгел. Юлдашым белән фашистларга ләгънәт укый-укый, көнчыгышка таба атладык», — дип сөйли иде әти. Фронт сызыгына кадәр өч айга якын баралар. Шул вакыт эчендә ике кешелек группа 22 кешегә җитә.

Фронт сызыгын кичү урыннарын атна буена күзәтәләр. Шуннан соң, өч группага бүленеп, бер төндә безнең якка чыгалар. Шул кадәр вакыт белән фронт сызыгына җитүләренә ышанып бетмиләр. Тагын ике ай тикшерү узалар. 1942 елның башында авторемонт батальонына шофер итеп җибәрәләр. Бу Сталинград юнәлеше була. Фронт юллары Сталинград, Украина, Польша, Германия аша уза. «Сугышчан батырлыгы өчен», «Варшаваны азат итүдә катнашуы өчен», «Сталинград оборонасы өчен», «Фашист Германиясен җиңгән өчен» медальләренә лаек була. Җиңү көнен Берлин шәһәре янында каршы ала. Берничә көннән батальон командиры ике машина белән егермегә якын сугышчыны Рейхстаг күрсәтергә алып китә. Болар 1942 елда батальон оешканнан соң исән калган сугышчылар, шоферлар була. «Рейхстагның бөтен җирен язып бетергәннәр иде. Куполына менеп, буш урын табып, мин дә «Сталинград-Берлин, Драндров» — дип язып калдырдым,— дип сөйли иде әти.

1945 елның октябрендә әти демобилизацияләнә. Кайтуга икенче көнне үк молотилка двигателен ремонтлый башлый. Кышы буе шунда эшләгәннән соң, балта осталары бригадиры итеп билгелиләр. Сугыш вакытында ремонт күрмәгән биналарны төзәтүгә җиң сызганып тотына. 1948 елда «Безең юл» колхозына председатель итеп сайлап куялар. Үзе эшләгән дәвердә сугыш елларында сукаланмыйча калган җирләрне эшкәртеп, сугыш елларыннан ук үтәлеп бетмәгән ашлык сату план-заданиеләрен үтәп, халыкка бер хезмәт көненә өчәр кило ашлык бирүгә ирешә. Авыл халкының, бигрәк тә ятим калып үскән балаларның, сез безне туйганчы икмәк ашаттыгыз, дип рәхмәт әйткәннәре әле дә күз алдымда. Әтине 1953 елның көзендә Казанга авыл хуҗалыгы институтына бер еллык курсларга укырга җибәрәләр. Дүрт класс белеме булган әти курсларны дүртле-бишлегә тәмамлап кайта. Председатель булып эшләүгә ризалыгын бирми, яраткан эше — шофер булып эшли башлый. 

Алтмышынчы еллар башында әти биш еллап авырып ятты. Терелгәннән соң, хәленнән килгәнчә колхоз тормышында катнашырга тырышты. Унбиш елга якын сыйфат инспекторы булып эшләде. 1970 еллар дәверендә яңа клуб, балалар бакчасы төзүдә актив катнашып йөрде. Һәр эшкә төгәл расчет белән тотына иде.

"Сугыштан соң биш ел гына булса да яшәсәк иде дип сугышчан дусларым белән гел сөйләшә идек,— дип сөйли иде әти. Бөек Җиңүнең 40 еллыгын бәйрәм итеп, сентябрь аенда арабыздан китеп барды әтиебез.

Геннадий Драндров, 
хезмәт ветераны,
Олы Тәрбит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев