Дан орденының тулы кавалеры Тимерша Нәҗметдинов туган авылда Җиңү көне уңаеннан митинг узды
Шүширмә авылында Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы митинг үтте.
Биредә яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәл янына җыелды. Бу авылда Дан орденының тулы кавалеры Тимерша Нәҗметдинов туып-үскән. Геройның 100 еллык юбилее, Ватан Геройлары көне уңаеннан 2024 елда авылда Тимерша Гарәфетдин улы Нәҗметдинов хөрмәтенә сын ачылган иде.
Борындык мәктәбе укучылары, яшь армиячеләр һәм Шүширмә авылында яшәүче балаларны үз эченә алган демонстрация һәйкәл янына килеп җитүгә, митинг башланды. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров авыл халкына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның 9 Май- Бөек Җиңү көне уңаеннан котлавын җиткерде. Борындык җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, Җиңү сүзенең ни дәрәҗәдә кадерле булуына басым ясап, аяз күк йөзе, бәхетле тормыш теләде. Борындык мәктәбе директоры Миләүшә Бикмуллина үзен бәхетле буын вәкиле дип атады. "Без мәктәптә белем алган туксанынчы елларда 9 Май көнне мәктәпкә сугыш ветераннары зал тутырып килә иде. Без аларны күрү, аралашу бәхетенә ирештек. Ә хәзер Шүширмәдә дә, Борындыкта да бер генә дә сугыш ветераны калмады,- диде ул. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Зөбәрҗәт Хәйбуллина да котлауларга кушылды. Митинг мәктәп укучыларының патриотик рухтагы чыгышы белән үререлеп барды. Соңыннан солдат боткасы белән сыйландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев