Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Шүширмә уңганы кызларын да аш-су серләренә өйрәтә

Шүширмә авылында яшәүче Гөлсу апаларның йортын эзләп тапкач та, ишегалларына керергә кыймыйча, шактый озак басып тордым.

Килүем турында алдан хәбәр дә итмәгән идем. Ничек кабул итәрләр, сөйләшәселәре килерме икән? Күңелдән әнә шул уйлар китмәде. Вәлиевлар гаиләсе табигатьнең бик матур бер почмагында яши икән. Без барганда көннәр җылы иде әле. Өй каршында агачлар кочагына сыенган зур гына күл, йорт хуҗалары утырткан чәчәкләр тирә-юньгә ямь өсти. Капка төбендә балалар өчен атынгычлар да бар. Урамдагы иң соңгы йорт булганга, авыл башында да, бакча артында да иркенлек. 

Тыныч кына басып торган идем, югыйсә, ишегалдындагы маэмай бик сизгер икән, чит кеше барлыгын белеп алып, өрергә тотынды. Шул тавышка өйдән сөйкемле генә кыз килеп чыкты. Ул үзен Гөлшат дип таныштырды һәм: «Сез әнием янына килгәнсездер, ул кибеткә киткән иде шул», — диде. Гөлсу апаның кайтуын урамда гына көтеп торырга булдым. Гөлшат та кереп китәргә ашыкмады, урамда үземне генә бастырып калдырырга яхшысынмады булса кирәк. Исеме җисеменә туры килеп торучы бик ачык кыз икән, сүз үзеннән-үзе ялганып китте. Атынгычларга кызыксынып карап торуымны күреп, «Аларны безгә дип әтием ясаган иде. Бәлки киләчәктә оныкларының да шунда уйнавын күреп сөенгән булыр иде. Гомере генә кыска булып чыкты, утыз җиде яше дә тулмыйча, фаҗигале рәвештә арабыздан мәңгелеккә китеп барды», — диде Гөлшат.

Моңсулыкка бирелеп озак басып торырга туры килмәде, Гөлсу апа кайтып та җитте. Күптәнге танышын күргән сыман, әйдәгез, әйдә, өйгә керәбез, монда басып тору буламы, дип, ишегалдына таба ымлады. Өйгә юл бакчадан үтә, андагы тәртип йорт хуҗаларының тырыш булуы турында әйтеп тора иде. Бу чыннан да шулай. Авылларда мал-туар сирәгәеп барган заманда, абзар тутырып терлек тә асрый Вәлиевлар. Без килгәндә маллар абзар артында, «прогулкада» иде. «Монысы минем Настям һәм Мәрьямем», — дип, Гөлсу апа кәҗәләре белән таныштырды. Шунда гына сөтлебикәләре дә сыйланып йөри иде. "Ә болары "Дочка"ларым. Үлеп яратам инде үзләрен!" — дип, дүрт сыерының һәрберсен берәм-берәм сыйпап чыкты. Аларның барысын да кул белән үзе сава. Ат һәм бозаулары да бар.

Шушы авылныкы мин, әнә, туып-үскән йортым тәрәзәдән күренеп тора. Хәзер анда беркем яшәмәсә дә, утын сүндермим. Газ да, суыткыч та эшләп тора. Абый-апалар кайтып йөри. Япсаң, нигез бетә, шуңа күрә бөтенләй биклисе килми. Федоровскоега йөреп, 1987 елда унынчы классны тәмамладым. Шул елны Шүширмәдә балалар бакчасы ачылды. Минем өчен шулкадәр яхшы булды ул — тәрбияче итеп алдылар. Шәһәрне яратмадым, анда китәсем килмәде. Әни белән икәү генә идек, аны ялгызын калдырырга күңелем кушмады. Шулай итеп, авылда калдым. Ике-өч ел эшләгәч, Апастагы училищега укырга җибәрделәр. Бер елдан соң авылга кайтып, эшләвемне дәвам иттем. Сабыйлар аз булу сәбәпле балалар бакчасы ябылганчы, унбер ел тәрбияче булдым. Аннары башлангыч мәктәпкә пешекче булып күчтем. Кирәк булгач, Апаста бу һөнәргә дә укып кайтырга туры килде. Олы кызымның кечкенәдән физик мөмкинлекләре чикле, шуңа күрә илле яшьтән пенсиягә чыктым.

Авылдашы Илфак абый белән 1999 елда өйләнешкәннәр. Матур гаилә булып, ике кыз үстергәннәр. Бәхетләрен чәлпәрәмә китергән кайгы көтмәгәндә килә. Шүширмәдә янгын чыгып, абзардан терлекләрен коткарырга кергән ир-ат һәлак булган, дигән хәбәр таралуын күпләр хәтерлидер әле. Илфак абыйның гомере унөч ел элек әнә шулай фаҗигале төстә өзелә. Бәхетсезлек арты бәхетсезлек килә — Гөлсу апаның бергә яшәгән каенанасы белән каенатасы да бер-бер артлы мәңгелеккә китеп бара. Яшьли җир куенына кереп яткан улларының хәсрәте эзсез узмагандыр, күрәсең.

Әтиләре вафат булганда кеп-кечкенә булып калган Таңсылу белән Гөлшат та буй җиткән кызлар инде. Әниләренең уң кулы да, сул кулы да, аңа иптәш тә алар. Икесе дә читтән торып югары белем ала. Таңсылу — шигъри җанлы кыз. Иҗат җимешләре белән бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар да яулаган. Ике ел элек, физик мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар арасында үткәрелүче «Татарстан энҗесе» бәйгесендә катнашып, уңыш казанган һәм кыйммәтле бүләкләр алган. Таңсылу өйдән торып эшли. Шуңа күрә ул күбрәк Гөлсу апа янында. Гөлшат — Казан үзәгендәге кафеларның берсендә кондитер булып эшли. «Әни берсеннән -берсе тәмле пироглар пешерә, ә мин тортлар ясыйм», — диде ул. 
Әйтергә дә онытып торам, Гөлсу Вәлиева — аш-су остасы да бит әле. Ул пешергән гөбәдия, юка, кабартма, бәлеш, пирогларны якыннары гына түгел, авылдашлары, танышлары да мактап ашый, ярминкәләргә дә соратып алалар. Нәселдән килә торган осталыктыр инде бу, әнисеннән — Гөлсу апага, аннан кызларына күчкән.
Һәркемнең дә җанга яткан бер шөгыле була бит. Аның өчен вакытыңны да кызганмыйсың, арыганыңны да сизмисең, үзеңне шуңа багышлаган саен рәхәтлек аласың. Гөлсу апа һәм аның кызлары да камыр ризыклары пешерүдән тәм таба. «Кухняда кайнашканда бар борчуларны онытабыз, ял итәбез», — ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев