Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Шүширмәдә яңа терлекчелек комплексы сафка басты

Шүширмә авылында 998 баш сыерга исәпләнгән зур терлекчелек комплексы төзелеп, эшчәнлеген уңышлы гына башлап җибәрде.

«Туган як -Агро» җәмгыятенең әлеге комплексы эшчәнлеге белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да танышты. Ул эш шартлары белән танышты, эшчеләр белән тәэмин ителеш, аларга хезмәт хаклары түләү мәсьәләсе белән кызыксынды. Бу очрашуда ветеринария берләшмәсе начальнигы Радик Сабирҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та катнашты.

Җәмгыятьнең генераль директоры Альберт Хәялиев әйтеп узганча, сыерларны яңа торакка 20 ноябрьдә күчергәннәр. Биредә хәзерге вакытта 108 баш сыер савыла. Көздән алып кайтылган «Голштейн» токымлы 155 баш буаз тананың 15е бозаулаган. Киләсе елның гыйнварына кадәр аларның барысы да бозауларга тиеш икән. Эш тәртибенә килгәндә, монда эш иртәнге сәгать алтыдан төнге уникегә кадәр дәвам итә. Бүгенге көндә тәүлегенә 2,5 тонна сөт савалар. Бер сыерга бүлеп исәпләгәндә, ул 23-24 килограмм тәшкил итә. Токымлы сыерлар продукцияне мул бирә.

Яңа сауган сөтнең бер өлешен үзебезнең сөт эшкәртү комплексына озатабыз, икенче өлешен Апас районының Албаба авылына тапшырабыз, калганын Чувашиянең Яльчик районыннан килеп алалар. Комплекста эшләүчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган: зоотехник кабинеты, терлекчеләргә ял бүлмәсе, чишенү-киенү, душ бүлмәләре бар, санузел эшли. Эшчәнлекне заманча технологияләр нигезендә алып барабыз, —диде Альберт Илдусович. — Комплексның бер бинасында савым залы, сыерлар, икенчесендә буаз таналар, бозаулату бүлеге урнашкан. Әлегә анда газ тоташтырылмаган, тиздән газ котельные эшли башлаячак. Проект буенча тагын ике терлекчелек бинасы, азык үзәге, сенаж, силос базы төзеләчәк.

Хәзерге вакытта комплекста алты савымчы, алты терлекче сменалап эшли. Беренче сменадагылар эшен иртәнге сәгать алтыда башлый һәм көндезге сәгать икегә кадәр эш урынында була. Аннан соң икенче смена килә, төн уртасына кадәр эшлиләр. Бер смена эшләгәч, бер көн ял итәләр. Терлекчеләр бер тәүлек эшли һәм ике тәүлек ял итә. Ике савымчы Шүширмә авылыннан, калган дүртесе Багай, Арыслан, Колабирдедән. Управляющий Ирек Тимершин аларны барып ала, эштән соң илтеп куя. Ветеринария врачы Анатолий Селин Буа районыннан килгән, андагы ветеринария техникумын тәмамлаган. Азыкның сыйфатын лабораториядә тикшертәләр.

Без савымчылар Нурзия Габидуллина, Ландыш Гыйләҗеваның сыер сауган чагына туры килдек.

Бүген без икенче сменада эшлибез. Килүгә, көндезге савымны башлап җибәрдек. Кичке сәгать уннарда икенче савымга тотынабыз. Сөт саву аппаратларын, савым залын юып чыкканда, төн уртасы җитә. Малларга терлек азыгын трактор тарата. Бер күнеккәч, эш җайлы бара. Хезмәт хакын вакытында аена ике тапкыр бирәләр. Шундый терлекчелек комплексы ачуы өчен җәмгыять җитәкчесе Альберт Хәялиевка рәхмәтлебез, — диде Ландыш Гыйләҗева.

Әлеге терлекчелек комплексы тулы көченә эшли башлагач, продукция җитештерү күләме тагын да артыр, районны республикада танытуга үзенең саллы өлешен кертер. Монда шундый өмет белән эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев