Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Шүширмәдә батыр якташларын искә алдылар

19 ноябрь – Россия Кораллы Көчләрендә Ракета һәм артиллерия гаскәрләре көне.

Шул уңайдан „Яшь армиячеләр„ хәрәкәте штабы Шүширмә авылы клубында тантаналы чара үткәрде.
Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, “Яшь армиячеләр" хәрәкәте штабы начальнигы Роза Насыйбуллина, Россия Кораллы Көчләре сафлары ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, совет чорында Германиядә хезмәт итүчеләр, Борындык һәм Колаңгы мәктәпләренең „Яшь армиячеләр“ отрядлары, авыл халкы катнашты. Тантана башланыр алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә салынган һәйкәлгә венок салдылар.
Рәмис Рафисович чарада очрашу урыны итеп Шүширмә авылы сайланунының очраклы гына булмавын әйтеп узды. Чөнки әлеге авыл — язмыш җилләре Үзбәкстанга илткән якташлары, Дан орденының тулы кавалеры Тимерша Нәҗметдиновның туган җире. Ул Бөек Ватан сугышы елларыда артеллерист булып хезмәт иткән.
Яшь армиячеләр Тимерша Нәҗметдиновның биографиясе, хәрби юлын искә алды, патриотик җырлар башкарды, шигырьләр сөйләделәр.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев