Сыер, тана сатып алучыларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы –60 мең сум, район– 30 мең сум акча бирә
Авыл урамнарын тутырып, тузан чыгарып көтү кайткан чаклар әле дә истә.
Иңсәсенә сумкасын аскан көтүче ара-тирә чыбыркысын шартлата, сыерлар мөгрәшә, сарыклар бәэлдәшә, авыл апалары, агайлары, бала чагасы көтү каршыларга чыккан, капкаларын киң итеп ачып куйганнар, кайсының терлеге качкан, зарлана-зарлана шуны эзләргә баралар. Болар – балачак хатирәсе.
Замана белән бергә авыл тормышы да үзгәрде. Хәзер күп кенә авылларда шәхси хуҗалыкларда элеккеге кебек зур көтүләр юк инде ул. Без яшәгән Олы Кайбыч авылында район кайткан елларда хәзерге Сабантуй урыныннан авыл көтүе уза иде. Бездә көтү чыкмаганга да әллә кайчан инде. Сыер асраучылар бар-барын, алар аны болынга чыгарып бәйли. Терлек асрау җиңел хезмәт түгел. Иртә таңнан сарайда кайнаша башларга, сыерыңны саварга, көтүгә чыгарырга, кышлату чорына җитәрлек печәнен әзерләргә кирәк. Бер караганда, кайсы гына азык-төлек кибетенә керсәң дә, сөте, катыгы, эремчеге тулып ята. Әмма табигый, сыйфатлы авыл сөтенә җитәме соң инде?!
“Сыер, тана сатып алыр идек тә, бәясе бик кыйммәт шул, якын да килерлек түгел”, – дигән сүзләрне дә, сирәк булса да, ишеткәнем бар. Бу, чыннан да, шулай. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов әйтеп узганча, уртача авырлыктагы яхшы таналар хәзер 120 мең, ә нәселлеләре 180 мең сум тирәсе тора икән. Бу яхшы токымлы терлекләр асраучы оешмаларда шулай. Эзләсәң, түбәнрәк бәягә дә табарга буладыр. Шәхси хуҗалыклардагы терлекләрнең баш санын саклап калуны гына түгел, арттыруны да максат итеп куйган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәкъдиме белән сыер, тана, бер тапкыр бозаулаган тана сатып алырга теләүчеләргә җирле бюджеттан 30 мең сум күләмендә субсидия бирелә башлый. Бу – Кайбычның үз программасы. Шул уңайдан 2022 елның 1 июнендә район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров имзалаган карар кабул ителде. Карардан күренгәнчә, әлеге ярдәмнән файдаланучыларга аерым таләпләр куела. Мәсәлән, сыер ны биш ел буена асрарга кирәк. Әлеге кеше моңа кадәр бу максатларга районнан субсидия алмаган булырга, Кайбыч бюджетына, шулай ук салымнар буенча бурычлары булмаска тиеш һәм башкалар. Сыер алырга уйласагыз, башкарма комитетка килешү төзергә килгәч, сезгә барысын да бәйнә-бәйнә аңлатачаклар. Бу отышлы тәкъдимнән файдаланып калырга тырышыгыз.Чыгымнарыгызның бер өлеше капланачак бит.
Әле алай гына да түгел. Баш аграрий Радик Камалетдинов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тана сатып алучыларга 60 мең сум акча бирелүен әйтеп узды. "Бу шәхси ярдәмче хуҗалыкларга зур ярдәм. Район акчасын да кушсаң, 90 мең сум килеп чыга. Сыерны махсус предприятиедән сатып алырга кирәк булачак. Кызыксынсагыз, безнең идарәгә килегез, барысын да бәйнә-бәйнә аңлатырбыз", – диде Радик Мәҗитович.
Бәхеткә, ата-бабаларының яшәү рәвешенә тугры калып, хезмәттән тәм табып яшәүчеләр күп арабызда. Бу елның 1 июненә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча шәхси хуҗалыкларда 5144 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 1806сы – савым сыерлары.
Мал асраучыларны терлек азыгы хәзерләү проблемасы да борчый.
– Борчылырга урын юк. Хәзерге инвестор “Август-Кайбыч” җәмгыяте директоры Александр Иванов белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сөйләшүе нәтиҗәсендә әлеге проблема да хәл ителә. Чөнки “Ак Барс” холдинг компаниясе составына кергән элекке агрофирмалар территориясендә игелгән күпьеллык үлән басулары шактый мәйданны били. Мал асраучылар инвестор рөхсәте белән үзләренә кирәк кадәр печән сатып ала алачак. Моның өчен аларга үзләре яшәгән авыл җирлегенә заявка бирергә кирәк , – диде Радик Камалетдинов.
Мал асрау буенча Чүти авыл җирлегенә тиңнәр юк. Бу җирлеккә кергән Чүти һәм Олы Тәрбит авылларында 671 баш мөгезле эре терлек исәпләнсә, шуның – 369ы сөтлебикәләр. Мәлки (210 сыер), Олы Урсак (155), Хуҗа Хәсән (152), Багай (143), Олы Подберезье (115) авыл җирлекләрендә дә “сыйлы көнем – сыер белән” дип яшиләр. Шул ук вакытта, сыерларны бик аз асраган авыл җирлекләре дә бар. Әйтик, Мөрәле авыл җирлегендә ике авылга нибары 12 баш сыер бар. Колаңгыда ул – 15, Федоровскоеда – 22, Кече Мәме авыл җирлегендә 58 баш кына тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев