Редакциягә солдат киеменнән килеп кергән төз гәүдәле бу егеткә карадык та, барыбыз да сокландык! Йөзендә шатлыклы елмаю, шул ук вакытта горурлыгы да сизелә. Тиз танып алдык үзен: Руслан Җамалетдиновның фотосын газетабызның май санында бастырган идек бит. Ул хезмәт иткән часть командиры аның әнисе Ранилә ханымга шундый яхшы ул тәрбияләгәне өчен...
Хәрби исәпкә алу буенча белгеч Рушания Миңнуллина да сокланып карый аңа.
- Русланны армиягә озатканда буе кечерәк кебек иде. Хәзер әнә, күрәсезме, үсеп тә, җитдиләнеп тә киткән, - диде ул.
Колаңгыда туып-үскән егет хәрби хезмәтен Новосибирск шәһәрендәге югары хәрби команда училищесында башлаган. Махсус гаскәрләрдә разведканың кече белгечләрен әзерләү бүлегендә хәрби белем алган ул. Ә аннан соң, кече сержант, бүлек командиры буларак, хәрби хезмәтен Мәскәү өлкәсенең Новофоминск районындагы Алабина поселогында 136 нчы аерым разведка батальонында дәвам иткән.
- Туган ягымны сагынып кайттым. Киләчәккә планнарым зурдан. Армиягә Федоровское мәктәбен тәмамлаган елны ук киттем, шуңа да киләсе елдан укуымны дәвам итәргә уйлыйм, югары белем алырга исәбем. Мине сагынып көтеп алган, тәрбияләгән әниемә гомерлек бурычлымын. Аны беркайчан да ярдәмемнән ташламам, - диде Руслан.
Туган авылында яшь солдатны әнисе Ранилә, абыйсы Ринат, апасы Рамилә гаиләләре каршы алган.
Нет комментариев