Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Таныш булыгыз: Мөрәле авылыннан игезәкләр Сәвия белән Сәрия

1975 елның 29 гыйнварында Апас районының Карамасар авылында, гаиләдә икенче һәм өченче бала булып, дөньяга килә алар. Әтиләре Фи-даил абый терлекче, әниләре Майҗиһан апа савымчы булып эшләгән. Башлангыч белемне авылда, аннан соң Сатмыш сигезьеллык мәктәбендә алганнар.

Мәктәпне 1992 елда уңышлы тәмамлаган Сәвия белән Сәрия фермага са-вымчы булып эшкә урнаша. Бу авыр хезмәттә дә сынатмыйлар кызлар, чөнки, кул арасына керә башлагач та, савымчы булып эшләгән әниләренә һәркөнне булышырга йөргәннәр. Беренче күнекмәләрне әниләреннән, са-вымчы апалардан алганнар. Терлекләр янында кайнашу серләренә кеч-кенәдән төшенеп үскәннәр. Эшчән, тату гаиләдә кызлар кай арада үсеп тә җитәләр. Туган йортта кыз бала бары тик кунак кына шул. Сәвиянең Фирдүс, Сәриянең Илфат белән гаилә корып яши башлаганнарына да 26 ел булган. Мөрәлегә килгәч тә Сәвия савымчы булып эшли, 1996 елда пешекче ярдәмче-се, 2000 елда Федоровское участок сырхауханәсендә санитарка, 2002 елдан бүгенге көнгә кадәр Картлар һәм инвалидлар йортында санитарка булып эшли. Каенанасы Галимә апа белән 23 ел дус-тату яшәгәннәр. “Әбиләре балаларны карашты, аш-су янында кайнашты, йортка күз-колак булып торды,” – ди Сәвия. Фирдүс белән өч ир бала тәрбиялиләр: Алмаз, Илназ, Ислам. Әле күптән түгел генә Илназны армия сафларына озаттылар. Исән-сау, анты-на тугрылыклы булып, ныгып кайтсын.

Алмаз авылда калды, Ислам быел алтынчы сыйныфка укырга бара. Сәвия¬не эшендә дә яраталар, ярдәмчел, чи-ста, тыныч холыклы, башлаган эшен җиренә җиткереп башкара диләр. Ты-рыш хезмәте өчен күп кенә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Иптәше Фирдүс тә эшчән, кулыннан килмәгән эше юк. Ул бина эчен газ белән җылыту системасы буенча слесарь булып эшли. Бөтен уңай-лыклары белән йорт җиткерделәр. Мал-туар, кош-корт асрыйлар, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.

Сәрия дә, Мөрәлегә килен булып төшкәч, савымчы булып эшкә урнаша. 1996 елдан бүгенге көнгә кадәр Мөрәле мәктәбендә җыештыручы булып эшли. Сәрияне дә эшендә хөрмәт итәләр. «Ярдәмчел, карусыз, үз вазифасын җиренә җиткереп башкара», – ди мәктәп директоры Алмаз Җиһаншин. Сәрия каенсеңлесе Илфия белән дус, тату булып яшәп китәләр. Хәзер Илфи-янең үз тормышы. Илфат белән ике бала үстерәләр. Кызлары Гөлия гаиләле, уллары Айрат авылда кала, авыл тормышын ярата. Иптәше Илфат та төшеп калганнардан түгел, эшчән, алтын куллы. Йортны зурайтып, каралты-кура тирәләрен яңартып, яшәр өчен бөтен уңайлыкларын булдырган ул. Агро-фирмада төрле эшләрдә катнаша. Алар да терлек, кош-корт асрыйлар, бакча үстерәләр.

“26 елдан бирле төп күршеләр булып яшибез, бер генә сүзгә килеп тә, үпкәләшеп йөргәнебез юк. Сәрия эшкә батыр, киңәшергә-сөйләшергә дисеңме, ярдәмчел гаилә”, диде Фирәдә белән Рәмис Сөнгатовлар. Күр-шеләре Флюра апа Хисамиева, Рәшидә апа Хәсәнова да Сәвия белән Фирдүсне мактап туя алмыйлар. “Ярдәмчел, игелекле, балалары да үзләре кебек тәртипле”, – ди алар. “Бәйрәм кичәләре уздырасы булса алар янына барабыз. Каршы килгәннәре юк, алардан башка бер генә бәйрәм кичәсе дә узмый”, – диде мәдәният хезмәткәрләре Миләүшә Әхмәтова белән Венера Фруэнтова. “Бездә гаилә корып яшәүче Карамасар кызлары – Мөрәле ки-леннәре шактый, барысы да тормыш җанлы, булдырам дип яшиләр, сынат-мыйлар”, – дип өстәде Сания апа Сәлахиева.

Туган нигездә сеңелләре Филизә, күршедә генә апалары Гөлнар гаиләләре белән яшиләр. Энеләре Фәнис кенә вафат булган. “Мөрәледә гомер кичерсәк тә, туган авылны, туган йортны сагынабыз, гаиләләребез белән авылга бик еш кайтабыз. Каршы алып, озатып калучы туганнарыбыз бар”, – ди игезәкләр.

“Бәхетлеме сез, бәхетне ничек аңлыйсыз?”, – дип сорадым. “Без бәхетле, бүгенге көндә күзебезгә карап, безне яратып, хөрмәт итеп яшәүче сөйгән яр-ларыбыз, балаларыбыз, сәламәтлегебез, эшебез бар. Гаиләдә хөрмәтле, кирәкле кеше булу үзе бер горурлык”, –диде Сәвия белән Сәрия. Баҗайлар да үзара килешеп, дус-тату булып яшиләр.

Хатын-кызны күпертсәң, мамык мендәргә әйләнә. “Эштән арып кайттым дип тик утырмый ул, авыл җирендә эш бетми, мин бу тормышымнан бик канәгать”, – диде Фирдүс Сәвиясен кочып.

“Гаиләдә ир баш, хатын муен дисәләр дә, муен кая борса, баш шул якка бо-рылып куя, тыңламый, буйсынмый булмый, мин дә барысыннан да канәгать”, –дип Илфат та, ягымлы елмаеп, кочып алды Сәриясен.

Мин дә, бәхетле булыгыз, тигезлектә, муллыкта яшәгез, дип саубуллаштым алар белән.

Мәдинә СӘЛӘВИЕВА,
Мөрәле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев