Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Тарих битләреннән... «Колхоз бригадасы» газетасында 1949-1952 елларда дөнья күргән кайбер мәкаләләр

Яңа елда яңа җиңүләргә! ...Социалистик Ватаныбызның башкаласы Москвада Кремльнең изге курантлары сугып, яңа 1952 ел башланганлыгын белдерделәр. Совет кешеләре үтелгән юлга, үзләренең данлы хезмәтләренә йомгак ясап, шушы җиңүләргә китергән бөек юлбашчыга үзләренең рәхмәтләрен белдерәләр. Әйе, үткән елда совет кешеләре чын-чыннан гүзәл җиңүләргә ирештеләр. Бу уңышларда үз өлешеңне күрү аеруча шатлыклы....

Яңа елда яңа җиңүләргә!
...Социалистик Ватаныбызның башкаласы Москвада Кремльнең изге курантлары сугып, яңа 1952 ел башланганлыгын белдерделәр. Совет кешеләре үтелгән юлга, үзләренең данлы хезмәтләренә йомгак ясап, шушы җиңүләргә китергән бөек юлбашчыга үзләренең рәхмәтләрен белдерәләр.
Әйе, үткән елда совет кешеләре чын-чыннан гүзәл җиңүләргә ирештеләр. Бу уңышларда үз өлешеңне күрү аеруча шатлыклы.
1951 ел минем өчен аеруча данлыклы: хөкүмәтебез мине икенче тапкыр Ленин ордены белән бүләкләде. Үткән ел миңа тагын бер җиңү китерде. Мин җитәкчелек итә торган комбайн агрегаты 1.308 гектар ашлык урып-җыеп, иптәш Сталинга язган хатта алынган йөкләмәне намус белән үтәде. 25 эш көнендә 6.629 центнер ашлык сугып алынды.
1951 ел минем өчен тагын шуның белән истәлекле: бу минем унынчы урып-җыю сезоным булды. Шушы вакыт эчендә мин 28 сезон заданиесен үтәдем. Безнең агрегат соңгы гектарларны 1971 ел хисабына урып-җыйды дияргә була.
Безнең илдә совет кешеләренең иҗади хезмәте хөрмәт һәм данга күмелгән. Менә шуның өчен, Ватаныбызның чәчәк атуы өчен эшләгән саен эшлисе, яңадан-яңа уңышларга ирешәсе килә.
Рифкать Кәлимуллин,
Мөрәле МТСының орденлы комбайнчысы.
1 январь, 1952 ел,
№1 (1413), 1 бит
Врач киңәшләре
Грипп авыруы һәм аңа каршы көрәш
Грипп - бик тиз тарала торган йогышлы авыру. Шуңа күрә һәр кеше грипптан саклану чараларын яхшы белергә тиеш.
Грипп авыруы сулыш юллары аша үтеп керә торган микроблар аркылы йога. Йөткергәндә, төчкергәндә һәм сөйләшкәндә ул микроблар тирә-яктагы һавага таралалар һәм шушы зарарланган һаваны сулаганда грипп ярсыткычлары башка кешеләрнең сулыш алу юлларына үтеп керәләр һәм авыру йоктыралар.
Авыру кеше белән кул биреп күрешү, бер савыттан ашау, бер сөлгегә сөртенү, бер постельдә йок­лау грипп белән авыруга сәбәп булалар.
Грипп авыруы йоктырган кеше берничә сәгатьтән соң ук, яки бер-ике көн үткәч авырый башлый. Авыру гомуми хәлсезлек, баш авыруы, тән сызлау, томау белән башлана. Кайвакытта грипп бик көчле башланып китә, кешенең гомуми хәле бик начарлана, температурасы күтәрелә, кул һәм аяк мускуллары хәлсезләнә, сызлый. Баш авырта, күзләр чагыла.
Грипп авыруы җиңел формада 3-5 көн эчендә үтеп китә, яки авыр формада булып, бер үк вакытта үпкә шешү, йөрәк, нерв, колак шешү авыруларын китереп чыгара.
Шунлыктан, грипп авыруы башланганны сизү белән үк авыру кеше кичекмәстән врачка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Грипп белән хәтта җиңел формада авыручы кеше дә бик сак булырга һәм врач тарафыннан тәкъдим ителгән режимны нык сакларга тиеш.
Гриппны өй шартларында дәваларга мөмкин. Авыруны аерым бүлмәдә яткырырга, яки бүлмәдә авыру кеше яткан урынны ширма яки чаршау белән бүлеп куярга кирәк. Бүлмәне чиста тотарга, идәнне хлорлы известь эремәсендә (бер чиләк суга 20 грамм хлорлы известь) чылаткан чүпрәк белән сөртергә, бүлмәнең һавасын алыштырып торырга кирәк.
Постель режимын саклау һәм авыруны врач кушканча тәрбияләү гриппны җиңеләйтә һәм авыру срогын кыскарта.
Грипптан саклануның иң беренче чарасы - чисталык. Гимнастика белән шөгыльләнү, иртәнге зарядка, салкын су белән юыну организмның чыныгуына бик нык ярдәм итә. Эштән кайткач һәм ашау алдыннан кулларны яхшылап сабынлап юарга, һәр көн иртән юынганда борын эчен сабын күбеге белән юарга, кимендә ун көнгә бер тапкыр мунчада юынырга һәм эчке киемнәрне алыштырыр­га кирәк.
Санитария һәм гигиенаның барлык кагыйдәләрен саклау, һичшиксез, гриппка каршы көрәшне җиңеләйтә.
Врач С.Лазарев.
10 апрель, 1952 ел,
№16 (1428), 2 бит
Укучыларның туган колхозларына ярдәмнәре
Нинди генә эшләрне булмасын - агач орлыклары җыю яки колхозга ярдәм итү кебек башка эшләрнеме, укучылар үзләренә хас оешканлык һәм кайнар дәрт белән яратып башкаралар.
3 октябрь көнне Кайбыч урта мәктәбе укучылары дәрестән соң колхозга ярдәм йөзеннән өмә оештырдылар.
Укучылар колхозга бәрәңге алуда булыштылар. Алар берникадәр вакыт эчендә «Кызыл Кайбыч» колхозының 1,50 гектар мәйдандагы бәрәңгесен чүпләп, җыеп бетерделәр.
Бу эштә X класс укучыларыннан Зина Андреева, Флюра Ашиева һәм IX класс укучыларыннан Октябрина Маркова, Дания Кәримовалар аеруча тырышлык күрсәттеләр.
Өмәдә барлыгы 80-гә якын укучы катнашты.
Р.Гарифуллин.
6 октябрь, 1949 ел,
№41 (1275), 2 бит
Безнең «Чаян»
Нишләргә?
Авыллардагы медпунктлар күп вакыт ябык булалар.
- Медпункт тагын ябык. Инде нишләргә?
- Мин аптырагач күрше авылга барган идем. Алар үзләре дә, кайсы авыл медпунктына барырга икән, дип киңәшәләр.
- Алайса кая барырга инде?
- Минемчә, район сәламәтлек саклау бүлеге мөдире иптәш Катаева янына барырга кирәк.
- Юк, юк, барып та йөрмә, бикле дигәнгә барыбер ышанмас. Аныңча, бөтен медпунктлар яхшы эшли, менә бу ишектә дә йозак юк...
Базар турында бу зар
Тырыша торгач район үзәгендә ярыйсы гына базар мәйданы төзелгән иде. Ләкин соңгы вакытта аңа игътибар итмиләр. Ларек­лар, моңа хәтерләре калгандай, бер якка күңелсез генә кыйгаеп, җимерелә башладылар. Хәзер инде анда сатучы да юк. Базарга килүчеләр, әйберләрен өстәлгә куеп сатасы урынга, турыдан-туры җирдән генә җибәрәләр.
Дөрес, һәр базар саен бик тәртипле рәвештә акча җыеп торалар. Әмма бу гына җитми бит әле. Культуралы сәүдә турында да онытмас­ка кирәк.
Ә.Мөхәметов.
Барысы да ишетсен
Эңгер-меңгер вакыты. Ачык тәрәзәдән музыка яңгырый. Урамда, өй каршындагы чирәмгә тезелеп утырган егермеләп малай игътибар белән тыңлыйлар.
- Ай-яй матур уйный!
Сатмыш авылы аркылы үтеп барганда мин әнә шундый күренешкә очрадым.
- Бу безнең мәктәп директоры Мәгъсүм Вәлиевич йорты. Ишетәмсең, ничек матур уйный... Ә радиоалгычы мәктәпнеке.
- Ул аны уку елы тәмамлангач ук алып кайтып куйды, сезгә кайда тыңлагач та барыбер түгелмени, ди.
Билгеле, укучылар үзләренең директорлары М.Галләмов кына мәктәп радиоалгычын ике ай буена өендә сөйләтә дип уйлыйлардыр. Чүкри-Алан башлангыч мәктәп мөдире И.Ибраһимовның да шулай эшләвен каян белсеннәр соң алар...
Г.Камай.
2 август, 1952 ел,
№49 (1461), 2 бит
Кемнәргә ни дисәң котлары чыга?
«Активист» һәм «13 лет Октября» колхозлары председательләре Х.Нәфиковка һәм П.Калашниковка:
«Иртәгәдән башлап аракы аптекадан рецепт белән, теше сызлаган кешеләргә генә биреләчәк икән» дисәләр;
Мөрәле авыл Советы председателе Г.Таһировага:
«Берничә олау колхоз печәнен алып кайтканыңны «Безнең Чаян» ишеткән» дисәң;
Шыгай башлангыч мәктәп мөдире Г.Шәрәфиевкә:
«Татарстан» колхозы болыныннан чапкан печәнеңне Берләш авылына илтеп яшергәнеңне белгәннәр» дисәк:
Нариман исемендәге колхоз агитаторы Ә.Галиевага:
«Бу елларда колхозчылар арасында беседа үткәргәнең юк, кырга чыгарга кирәк» дисәң;
«Кызыл Байрак» артеле председателе А.Гурьяновага:
«Тәнкыйть» дисәләр;
Баш ветврач В.Ремизовка:
«Ветлечебница мотоциклы белән көненә 20-шәр тапкыр өеңә кайтып йөрергә рөхсәт итмәячәкләр, җәяү йөрергә туры килер» дисәк котлары чыга. Ышанмасагыз үзләренә әйтеп карагыз.
Хуҗа Котбетдин.
Ай-яй...
Комбайнчы П.Захватов «13 лет Октября» колхозында эшләп, сезон заданиесен үтәде инде. Хәзер икенчесенә кереште. Менә, ичмаса, егет! Ләкин шул ук колхозда Шәрәфетдинов дигән икенче егет бар әле. Ул: «Мин җиргә бер генә башак та төшергәнем юк» дип мактана ди. Дөрес бу. Чөнки аның әле... бер генә гектар да урып-җыйганы юк. Әмма шуны әйтергә кирәк: кыйммәтле вакытны югалта ул. Эх, егет, утырасың җебеп!
Аның кебек тагын берәү Пугачев исемендәге колхозда да бар. Ул - А.Яруллин. Шулай ук, бер гектар да урып җыйганы юк. Тик, бер дә аптырамый икән, быел булмаса, икенче елга обязательно барысыннан да алдан керешермен, дип әйтә ди.
Кыскасы, баш селкеп: «ай-яй...» дияргә генә кала.
Ш.Хәмитов.
Шундый хәлләр...
Мин, күптән түгел, Дәвеш лесопункты кибетендә булдым. Ярар, кердем кибеткә, үлчәгез әле дим, ярты килограмм конфет. Сатучы, шалт-шолт, гаҗәп тиз эшли. Ни күрим... ярты пот кильки белән ярты килограмм конфет үлчәп тә куйган бу. Күрәсең, мин аптырап калганмын.
- Я, ни терәлеп торасың, - ди ул миңа. - Элдерт!
Соңыннан сорашып белдем бит, әй. Монда шундый тәртип икән: сатучы сиңа теләгән нәрсәсен өсти дә бирә. Мәсәлән, сорыйсың чәй, чәй янына... сабын бирәләр, аласың чәнечке, өстиләр... сәнәк һ.б. ш.
Шулай итеп, кильки белән чәй эчеп ятабыз әле бу көннәрдә...
М.Мазаров.
14 август, 1952 ел,
№52 (1464), 2 бит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тарих битләреннән... «Колхоз бригадасы» газетасында 19491952 елларда дөнья күргән кайбер мәкаләләр