“Татар егете” бәйгесендә Кайбычның асыл егетләре катнашты
Районыбызда берсеннән-берсе матур, бай эчтәлекле конкурслар, бәйгеләр еш үткәрелә. Әле шушы араларда гына мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Татар егете”, “Татар кызы” бәйгеләре уздырылса, февраль ахыр-ларында Мөрәле авылы мәдәният йортында район мәктәпләренең 8-10 сыйныф укучылары арасында “Татар егете” бәйгесе үтте. Чарада алты егет имтихан тотты. Егетләребезнең милли киемнәре, саф татар телендә аһәңле итеп сөйләүләре, оста итеп биюләре һәм җырлаулары беркемне дә битараф калдырмады. Бәйге Бөек Җиңүнең –75, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.
Бәйгедә катнашучыларның барысы да милли киемнәрдән иде. Бу матурлык бәйгесе түгел, шуңа тышкы кыяфәткә игътибар азрак бирелсә дә, егетләрнең милли киемнәре зурдан бәяләнде.
Бәйге татар мәдәниятен, мәгарифен саклау, үстерү, милли үзаң тәрбияләү максатыннан оештырылды. Биремнәрнең дә күбесе шул юнәлештә иде. Аерым алганда, татар телен, әдәбиятен, мәдәниятен, шулай ук нәсел шәҗәрәсен белү, халкыбызның гореф-гадәтләрен күрсәтү таләп ителде. Әлбәттә, сәхнәдә үз-үзеңне тота белү, җыр-моңга сәләт тә мөһим роль уйный.
Егетләр, беренче булып, үз-үзләре белән таныштырды. Ягъни, сәхнәдә үз-үзләре тотышын, “Татар егете” сүзенә тәңгәл килүләрен күрсәттеләр. Бәрлебашы мәктәбе укучысы Рәдиф Өметбаевның әнисе Гүзәл ханым аның өчен бик тырышкан. Улының кечкенә чагыннан хәзерге яшенә кадәрге тәрбия чорын сәхнәләштереп күрсәтте. Олы Кайбычтан Раил Сөнгатуллинның очып-очып биюенә ничек сокланмыйсың?! Фронтовик киемен¬нән, образга кереп, шигырь сөйләве дә игътибарга лаек. Өйгә бирем буларак, “Татар халкының авыз иҗаты, гореф-гадәтләре” сынавына барысы да күңел биреп әзерләнгән иде. Борындык¬тан Рияз Гыймадиев татар халкының милли бәйрәме “Сабан туена бирнә җыю”, Мәлкидән Дмитрий Бухаров керәшеннәрнең “Май чабу” күренешләрен бәян иттеләр.
Спортта да үзләрен сынатмадылар егетләр. Олы Урсактан Рүзәл Хәялиев үзенең җитезлеген, ә Кошман мәктәбеннән Алмаз Закиров булачак Сабан туе батыры икәнен күрсәтте.
Жюрига җиңүчеләрне ачыклавы җиңел булмады, чөнки егетләрнең барысы да талантлы. Шуңа да һәр алты егет тә төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дип игълан ителде. Раил – “Иң яхшы сәхнә образы күрсәтүче егет” исеменә, Рияз – “Иң тапкыр егет”, Алмаз – “Батыр егет”, Дмитрий – “Иң сәләтле егет”, Рүзәл “Иң җитез егет” дип табылды. Рәдиф “Татар егете” исеменә лаек булды.
Сүз дә юк, мондый бәйгеләрдә катнашу бу яшүсмерләргә алга таба да үсәргә этәргеч бирә, үз көчләренә ышанычлары арта, җиңелрәк аралаша башлыйлар.
Районыбызда мондый милли чараларның үтүе – рухи байлыгыбызның саекмавына китерә, милли үзаң тәрбияләү, аларның рухи дөньясын баету, иҗади сәләтләрен үстерү, хезмәт тәрбиясе, эстетик тәрбия бирү булып тора.
Җәмилә СӘГЫЕВА,
“Ак калфак” оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев