«Татарча диктант» акциясенә багышланган онлайн җыелышта кайбычлылар да катнашты
Бүген Бөтендөнья татар конгрессында дөньякүләм «Татарча диктант» акциясенә багышланган онлайн җыелыш узды.
Бу хакта конгресс сайты хәбәр итә.
Җыелышта Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, урынбасар Ирек Шәрипов «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» рәисе Райнур Хәсәнов, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һәм «Татарча диктант»ны уздырачак татар оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Очрашуда акциянең максаты, уздыру тәртибе, катнашу форматлары, материаллар әзерләү һәм йомгак ясау турында мәгълүмат җиткерелде, әзерлек эшләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Онлайн форматындагы очрашуны конгрессның Кайбычтагы бүлеге рәисе Рәмис Хәялиев, бүлек әгъзалары да катнашты.
Быел «Татарча диктант» акциясе 24-26 апрельдә унберенче тапкыр уздырылачак. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана.
24 апрельдә диктантны — Татарстанда, 25 апрельдә — Россия төбәкләрендә, ә 26 апрельдә чит илләрдә яшәүче татарлар язачак. Шулай ук акциядә өч көн рәттән дә катнашырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев