Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстан мәктәп урманчылыкларының II слетында Федоровское кызы җиңү яулады

Июльнең соңгы көннәрендә Кукмара районындагы «Лубян урман-техника» көллиятендә мәктәп урманчылыкларының II слеты узды. Анда Татарстан Республикасының барлык 30 урманчылыгыннан 200гә якын укучы республиканың иң яшь урман белгече исемен яулау өчен көч сынашты. Алар арасында Федоровское мәктәбе укучылары да бар иде. Слетка мәктәпнең география укытучысы Любовь Романова җитәкчелегендә бардылар. 

Россиядә игълан ителгән Иреклеләр (волонтерлар) елында узган бу слетка туган җиребез табигатен яратучы балалар катнашты. Алар үзләрендәге урманчылыкларга һәрвакыт булышып тора, экологияне яхшыртуга юнәлдерелгән чараларда актив катнаша.Урман хуҗалыгы сайтындагы хәбәрдән күренгәнчә, министр Равил Кузюров яшь дусларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде."Безнең республикада мәктәп урманчылыкларын үстерүгә һәрчакта да зур игътибар бирелеп килде. Нәкъ биредә балаларда табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләнә, әйләнә-тирә мохиткә карата актив яшәеш позициясе формалаштырыла. Сез урман байлыкларын саклау һәм яклау эшендә зур роль уйныйсыз: күп тырышасыз, яңа урманнарга һәм паркларга нигез салуда катнашасыз, питомникларда чәчкеннәр үстерүдә ярдәм күрсәтәсез, урманнарны янгыннардан саклауда өлеш кертәсез. Яшь урманчылар – туган төбәкләренең чын патриоты",- диелә анда. 
Федоровское мәктәбе командасы составында Эльза Шебалова, Адилә Миңнуллина, Альбина Шакирова, Регина Миназева чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, Эльза  "Татарстан урманнарының киләчәге безнең кулда" урман конференциясе номинациясендә өченче урынны яулады һәм диплом, сәгать белән бүләкләнде. 

Эльза Шебалова (сулдан өченче) – җиңүчеләр сафында. Ул урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Лубяндагы көллият директоры Рим Фәйзрахманов уртасында горур басып тора.

Фото minleshoz.tatarstan.r

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев