Татарстан Рәисе Кайбычка югары бәя бирде
Район башлыгы социаль-икътисади үсеш турында сөйләде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ТР Хөкүмәте йортында чыгыш ясады. Киңәшмәдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм төрле ведомстволар вәкилләре катнашты. Альберт Рәхмәтуллин районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов Кайбычта алып барылган эшчәнлекне югары бәяләде, тулаем территориаль продукт күләменең 2021 ел дәрәҗәсенә карата 110,8 процентка артуын һәм авыл хуҗалыгы тармагындагы үсешне билгеләп үтте. Сезгә докладның кыскартылган вариантын тәкъдим итәбез.
Район эшчәнлегенең төп күрсәткечен тулаем территориаль продукт күләме билгели. 2022 ел йомгаклары буенча ул 5,4 миллиард сумны, ягъни, 2021 ел белән чагыштырганда, 105 процентны тәшкил итә. Алдан исәпләүләр буенча, агымдагы елда тулаем территориаль продукт 3,1 процентка артыр һәм 5,6 миллиард сумны тәшкил итәр дип фаразлана. Сәнәгатьнең үсешенә «Мостбетон» җәмгыятенең тимер-бетон эшләнмәләр җитештерүе дә зур йогынты ясады. Җитештерү күләме 50 мең тоннадан артыграк булды. Керем 170 миллион сумнан күбрәк. Монда 19 кеше эшли. Узган ел сәгатенә 200 тонна җитештерүчәнлек белән өченче асфальт-бетон заводы файдалануга тапшырылды. Заводта 56 кеше эшли. Анда 125 миллион сумлык продукция җитештерелгән. Болар барысы да 2022 елдагы продукция күләмен алты тапкырга арттырырга һәм ике миллиард сумга җиткерергә мөмкинлек бирде. Сәнәгать җитештерүе индексы — 100,6 процент.
Сәнәгать паркы
Шәхси аккредитацияләнгән Кайбыч агропаркында «Сл — Молоко» һәм «Сл-Агро» җәмгыятьләре эшли. Сөт эшкәртү заводы төзелеше планлаштырыла, анда тәүлегенә 20 тонна продукция җитештерелер дип көтелә.
Авыл хуҗалыгы
Узган ел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 2,3 миллиард сумлык продукция җитештерелгән. Бу тармак буенча район республикада егерменче урында тора. Бюджетны формалаштыручы төп предприятие — «Август-Кайбыч» җәмгыяте. Хуҗалыклар җитештергән продукциянең 80 проценты бу җәмгыятькә туры килә.
Бу елның 1 гыйнварына авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча акчалата керем 1 миллиард 633 миллион сумны тәшкил итә, ягъни, 2021 ел белән чагыштырганда, 101 процент.
2022 елда 69 мең тонна ашлык суктырып алынды, уртача уңыш 1 гектардан 34,1 центнерга житте. Бу күрсәткеч буенча республикада 23 нче урында торабыз. Терлекләрне кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнде.
Узган елда 9165 тонна сөт савып алынды, бер сыерга 4698 килограмм туры килә, 332 тонна ит җитештерелде.
Язгы кыр эшләре уңышлы төгәлләнде. Агымдагы елда чәчү мәйданнары 36 мең гектардан артык тәшкил итте. 10 375 гектар мәйдандагы көзге культуралар тулысынча тукландырылды. Уҗымнарның торышы яхшы. Районның товар җитештерүләренә, язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен, федераль һәм республика бюджетларыннан субсидияләр рәвешендә 58 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелде. Чәчү компаниясендә 154 трактор, 36 чәчкеч һәм 15 чәчү комплексы эшләде. Бер гектарга 105,1 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертелде. Әче туфракны известьлау буенча планлы эш алып барыла.
Узган ел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уртача айлык хезмәт хакы 40066 сумны тәшкил итте.
Крестьян-фермерлык хуҗалыклары үсеше
Кече эшмәкәрлекне үстерүдә крестьян-фермер хуҗалыкларының өлеше зур. Районда 30 крестян-фермерлык хуҗалыгы эшчәнлек алып бара, алар 6402 гектар мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары үстерә. Унөч мең тонна ашлык җитештерделәр. Фермер хуҗалыкларында 772 баш эре мөгезле эре терлек, шул исәптән 331 баш сыер бар. Бәлидән фермер Владислав Гурнович быелдан аерым компания белән хезмәттәшлек итә, бозаулар үстереп тапшыра. Кошманнан Динә Сайранова крестьян-фермер хуҗалыгы, «Агростартап» конкурсында катнашып, 1 миллион 500 мең сумлык грант отты. Грант акчасына 5 мең башка исәпләгән кошчылык фермасы төзеделәр.
Җиләк-җимеш культуралары үстерү дә популярлык ала. Соңгы өч ел эчендә бу юнәлештә өч яңа хуҗалык барлыкка килде.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар
Авылда яшәүчеләр тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып эшли. Дәүләт ярдәме белән шәхси ярдәмче хуҗалыклар да үсеш ала. Бүгенге көндә районда 4,8 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә.
Алар 8,5 мең тоннадан артык сөт һәм 855 тонна ит җитештергән. Узган ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 6,5 миллион сумнан артыграк күләмдә дәүләт ярдәме күрсәтелгән (2021 елда — 7,1 миллион сум). Дәүләт ярдәме эре мөгезле терлекләрнең баш санын саклауга ярдәм итә. Бүген шәхси хуҗалыкларда 5219 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, аның 1806 сы — сыерлар. Бер хуҗалыкка исәпләгәндә, 125 мең сумлык продукция җитештерелде.
Дәүләт программалары ярдәмендә шәхси хуҗалыкларда сөтчелек юнәлешендә эшләүче 55 мини-ферма төзелде, шуларның икесе — 2022 елда. Бу 11 миллион 860 мең сумга төште.
Кооперативлар
Районда төрле юнәлештәге дүрт кооператив уңышлы эшләп килә: «Йолдыз», «Союз-Агро», «Дары природы», «Экопродукт-Кайбыч», аларда 460 кеше исәпләнә. Агымдагы елның апрелендә халыктан сөт җыярга, эшкәртергә ниятләүче бишенче «Алга» кооперативы теркәлде.
Төп капиталга
инвестицияләр кертү
Төп капиталга инвестицияләр күләме 2022 елда финанслауның барлык чыганаклары хисабына 3,8 миллиард сумны тәшкил итте. «Август-Кайбыч» җәмгыяте 3400 савым сыерына исәпләнгән сөтчелек комплексы төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Сәгатенә 100 тонна җитештерергә мөмкинлек бирүче ике ашлык чистарту-киптерү комплексы, 25 мең тонна ашлык саклау өчен биш ангар, административ бина һәм лаборатория төзелде. Сөтчелек фермасына нигез салына башлады. «Туган як-Агро» җәмгыяте 988 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексының беренче этабын төзүгә 112 миллион сумлык инвестицияләр кертте. «Яратель» компаниясе Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе территориясендә «Ак Барс» кошчылык комплексы өчен сәгатенә 45 тонна җитештерергә сәләтле модульле катнашазык заводы төзи башлады. Проект буенча инвестицияләр күләме 1,5 миллиард сум тәшкил итә, 67 эш урыны булдыру планлаштырыла.
Кече эшмәкәрлекне үстерү
Бүгенге көндә бу өлкәдә 257 субъект эшчәнлек алып бара, бу, 2022 ел белән чагыштырганда, 5,3 процентка күбрәк. Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә 1168 кеше, шул исәптән 650 үзмәшгуль эшли. Бу — икътисади актив халыкның 17 проценты.
Шәхси эшмәкәр Нигъмәтуллина косметология хезмәтләре күрсәтү буенча укыды. Олы Кайбычта матурлык салоны бинасы төзелеше тәмамланып килә. Гомуми инвестицияләр күләме — биш миллион сум. Анда биш кешегә эш урыны булдырылачак. Эшмәкәр Халикова район үзәгендә 200 квадрат метр мәйданлы универсам төзи. Хисап елында инвестицияләрнең гомуми күләме 15 миллион сумны тәшкил итте. Монда дүрт эш урыны булдырылачак. Илшат Шакиров Олы Кайбыч авылындагы файдаланылмый торган бинаны сатып алды. Анда кафе ачарга җыена, төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Инвестицияләрнең гомуми күләме — дүрт миллион сум. Өч кешегә эш урыны булдыру планлаштырыла.
Хисап елында 2 миллиард 23 миллион сумлык федераль һәм төбәк ярдәм чараларыннан 46 кече эшмәкәрлек субъекты файдаланган. Быел 15 эшмәкәргә 758 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Туризмның үсеше
Кайбыч балык хуҗалыгы туризмны үстерү буенча уңышлы эшчәнлекне алып бара. Аның базасында оештырылган «Фишфарм 116» җәмгыятенә узган елның май-сентябрь айларында ике меңгә якын кеше актив ял итәргә һәм балык тотарга килгән. 2022 елда җәмгыять Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты конкурсында җиңде һәм ун миллион күләмендә грант отты. Биредә уналты кунак йорты төзелгән, алар бер үк вакытта 48 кешене кабул итә ала. Быел монда сәүдә залы белән административ бина төзелә.
Олы Подберезье авылындагы игенчелек һәм авыл көнкүреше музее узган елда меңнән артык кунак кабул итте.
Халыкның керемнәре
Тормыш сыйфатының мөһим өлеше булып хезмәт хакы дәрәҗәсе һәм халыкның мәшгульлеге тора. Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында районның эре һәм урта предприятиеләрендә эшләүче бер кешенең уртача айлык хезмәт хакы 47 473,6 сумны тәшкил итте, үсеш узган елның шул ук чоры дәрәҗәсенә карата 25% тәшкил итте.
Хезмәт базары
Узган ел район мәшгульлек үзәгенә 134 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 14е эшкә урнаштырылган. 2023 елның 1 маена 10 эшсез кеше исәпләнә, эшсезлек дәрәҗәсе — 0,15 процент.
Төзелеш
Узган ел 5 мең квадрат метрдан артыграк мәйданда торак файдалануга тапшырылды. Район 16 федераль һәм республика программасында актив катнаша. 2022 елда 157 миллион сумлык 14 объект төзелде һәм ремонтланды. 2022 елда республика программасы ярдәмендә Чүтидә 6,7 миллион сумлык модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Хәзерге вакытта Мөрәледә дә шундый пункт төзелә.
Су белән тәэмин итү һәм
канализация
«Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау» республика программасы буенча 2022 елдан Олы Кайбыч авылында канализация челтәрләре булган биологик чистарту корылмалары төзелә. Агымдагы елда объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 2022 елда район үзәгендә 23 миллион сумлык өч чакрым суүткәргеч челтәре салынды. Быел Корноуховода су белән тәэмин итү системасы тулысынча үзгәрә.
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау
Узган ел белем бирү объектларын капиталь ремонтлау федераль программасы буенча Иске Тәрбит мәктәбе һәм Олы Кайбыч балалар бакчасы төзекләндерелде. Өч урта мәктәпнең азык-төлек блогы капиталь ремонтланды. Быел тагын өч мәктәпнең азык-төлек блогын ремонтлау планлаштырыла.
Мәдәният
«Мәдәни мохит» федераль проектының «Мәдәният» илкүләм проекты буенча Каргалыда клуб төзелә. Финанслау күләме 14 миллион сумны тәшкил итә. 2022 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында сигез торак пунктта 2 миллион сумнан артык суммага 20 контейнер мәйданчыгы ясалды. 47 торак пунктта сигез миллионнан артыграк суммага тагын 61 контейнер мәйданчыгы эшләнәчәк. ТР Мәдәният министрлыгы оештырган «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында 17 майда Казанда Кайбыч районы мәдәнияте көне уздырылды. Районда халык исемен алган тугыз үзешчән коллектив эшли.
Уңайлы мохит
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында 2022 елда Олы Кайбычта Җиңү паркы төзекләндерелде. Быел район үзәгендә Галия Кайбицкая, Шәүкәт Галиев урамнары буенча 10 миллион сумга җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү эшләре алып барыла.
Белешмә: 2022 елда үзара салым программасы буенча авыл җирлекләре бюджетына 4,9 миллион сум акча җыелды. Шул акчага республика бюджетыннан өстәмә 19,5 миллион сум акча керде.
Бу акчага 5,7 чакрым төбәкара юллар, 4 чакрым муниципаль юллар төзелде. Республика программасы буенча авыл җирлекләрендә 4,9 чакрым юл салынды.
Гражданнарны мобилизацияләү Россия Хөкүмәтенең норматив хокукый актларында билгеләнгән таләпләргә төгәл туры китереп башкарылды һәм тулы күләмдә үтәлде. Район халкы, шәхси эшмәкәрләрнең хәйрия ярдәме белән мобилизацияләнгән якташларыбыз кирәкле экипировка белән тәэмин ителде. Барлыгы 7 миллион 478 мең сум акча җыелды. Волонтерлар мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләрен даими контрольдә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев