Хәбәрләр
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Кайбычтагы җәмәгать ярдәмчесе билгеләнде
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре билгеләнде. Кайбычтагы җәмәгать ярдәмчесе вазифасы Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Ольга Сахарновага йөкләнә.
Җәмәгать ярдәмчеләре 2011 елның 1 августында дөнья күргән «Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында»гы республика законы һәм 2015 елның 19 ноябрендәге «Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать тәрбиячеләре турында»гы нигезләмә буенча расланган. Республика буенча барлыгы 16 ярдәмче билгеләнгән. Аларның төп бурычы - безнең республикада яшәүче балаларның иреге һәм законлы мәнфәгатьләре, хокуклары саклануын җәмәгать контролендә тоту, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә әлеге мәсьәләләр буенча вакытында мәгълүмат җиткерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев