Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе кайбычлыларның хезмәтен бәяләде

13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча узган сайлауларда күрсәткән тырышлыклары өчен Кайбыч районындагы сайлау участоклары рәисләре Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүләкләнүчеләр арасында Иске Чәчкабтан Ринат Гыйльманов, Афанасьевкадан Рания Садриева, Колаңгыдан Наталия Развалова бар. Ә "Выборы" система администраторы Рөстәм Баһавиев һәм Хуҗа Хәсәннән участок сайлау комиссиясе рәисе Ольга Шупшина Татарстанда сайлау системасын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау кәгазенә лаек булды. Аларга бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм район сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина дүшәмбе көнне узган планеркада тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан үзәк сайлау комиссиясе кайбычлыларның хезмәтен бәяләде