Татарстанда 12 меңнән артык волонтер СВО хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә
Татарстанда 12 меңнән артык яшь волонтер даими нигездә махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә катнаша.
Бу хакта туры эфирда ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
«Без мөстәкыйль рәвештә чын күңелдән бу гуманитар ярдәмне җыярга, аны тартмаларга формалаштырырга, фураларга төяп куярга ярдәм итүчеләргә ихлас рәхмәт сүзләре әйтәбез. Аларның кайберләре йөкләрне озата бара», — дип билгеләде министр.
Моннан тыш, республика югары уку йортларында хәрби хезмәт вакытында укуларын вакытлыча туктаткан студентларга ярдәм итү программалары эшли башлады. Һәр югары уку йортында ректорлар һәм проректорлар белән берлектә СВОда катнашучыларның үзләренә генә түгел, ә аларның гаиләләренә дә ярдәм итү механизмнары эшләнгән.
Шулай ук муниципалитетларда психологик-педагогик ярдәм үзәкләре дә эшли. Аларның белгечләре хәрбиләрнең гаиләләре белән эшли — шәхси консультацияләр, тренинглар үткәрә, хәрбиләрнең хатыннарына, ата-аналарына һәм балаларына ярдәм итә. Иң ачык мисалларның берсе — Әлмәттәге «НУР» үзәге, анда атна саен сугышчыларның туганнары белән очрашулар һәм дәресләр уза. Кешеләрне психологик яктан гына түгел, файдалы иҗтимагый эшчәнлеккә дә җәлеп итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев